Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР халыклары Яшьләр Ассамблеясе һәм Казахстан халыклары Ассамблеясе каршындагы яшьләр бүлеге арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР казахлар милли-мәдәни автономисе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров Татарстандагы милли сәясәт тарихы, аның төп принциплары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды.
Уртак түгәрәк өстәл кысаларында үзара хезмәттәлекнең перспективалары билгеләнде һәм килешү имзаланды, дип хәбәр итә Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.



 
					
				