Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан һәм Казахстан яшьләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде
Татарстан һәм Казахстан яшьләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Татарстан һәм Казахстан яшьләре хезмәттәшлек турында килешү төзеде

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР халыклары Яшьләр Ассамблеясе һәм Казахстан халыклары Ассамблеясе каршындагы яшьләр бүлеге арасында хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды.

Казахстан Республикасыннан килгән делегация Казанда 1-5 август көннәрендә узучы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашты. «Жарысым» республика яшьләр оешмасы рәисе Тимур Джумурбаев җитәкләгән Казахстан вәкилләре ТР милли сәясәт өлкәсендәге эшчәнлек белән таныштылар һәм үз тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР казахлар милли-мәдәни автономисе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе җитәкчесе Тимур Кадыйров Татарстандагы милли сәясәт тарихы, аның төп принциплары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды.

Уртак түгәрәк өстәл кысаларында үзара хезмәттәлекнең перспективалары билгеләнде һәм килешү имзаланды, дип хәбәр итә Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*