tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан китап нәшрияте «Әдәби автобус»та йөрергә чакыра
Татарстан китап нәшрияте «Әдәби автобус»та йөрергә чакыра

Татарстан китап нәшрияте «Әдәби автобус»та йөрергә чакыра

10 сентябрьдә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Казан шәһәренең беренче номерлы автобусы теләгән һәркемгә әдәбият дөньясына ишекләр ачачак. Әлеге проектны Татарстан китап нәшрияте оештыра.

Автобуска утырып, шәһәр әйләнергә теләүчеләргә яшь авторлар белән танышу, алардан автографлар алу, әсәрләреннән өзекләр тыңлау мөмкинлеге биреләчәк. Автобуста нәшрият сайтындагы бушлай электрон һәм аудио китапханәләргә керү мөмкинлеге бирүче махсус QR-кодлар урнаштырылачак.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*