tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Үткән еллар, үткән юллар…”
“Үткән еллар, үткән юллар…”

“Үткән еллар, үткән юллар…”

Ульяновск өлкәсенең Павловка районы Евлейка авылында туып үскән, хәзер Яңа шәһәрдә гомер итүче Рәшит ага Шабакаевның “Үткән еллар, үткән юллар…” дип исемләнгән шигъри җыентыгы дөнья күрде. Ул әлеге китабын хәләл җефете Венера ханым белән 60 ел бергә гомер кичергән чорга багышлый. Каләм иясе үзенең шигырьләрендә ерак томаннар артында калган гөнаһсыз балачагын, гүзәл яшьлеген, кендек каны тамган туфракны, газиз туган авылын сагына.

“Бу китапта төрле вакытта язылган шигырьләрем урын алды. Һәрбер шигырьнең үзенә гашыйк иттерә торган җаны бар. Аларда сагыну авазы көчле. Авылдашларымның, тиңдәшләремнең, милләтемнең үткәнен сагынам, бүгенгесе өчен җан әрнүе белән сызланам. Гомерләр әйләнеп кайтмаслык булып үтә дә китә. Әгәр язып калдырмасаң, хатирәләр комга сеңгән су төсле юкка чыга”, – дип яза Рәшит ага.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*