Бельгиядәге татарларның “Татары в Бельгии” оешмасы лидеры Регина Вәлиева шушы көннәрдә Бельгия телетапшырулар компаниясендә интервью бирде. Ул “Radio 1” иртәнге тапшыруына кунак итеп чакырылган булып, Бельгия татарларының шушы ай азагында Мәскәүгә Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнашу өчен барулары, ватандашлары белән аралашудан һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталарының бай иҗаты тәэсирендә туган хис-тойгылары турында сөйләде. Әңгәмә фламанд телендә барды.
Бельгия Корольлегендә татарлар чагыштырмача күптән түгел, берничә дистә ел элек, күпләп килеп урнашкан, шул рәвешле, биредә тарихи тамырлары юк. Нигездә, алар элеккеге Советлар Союзының төрле почмакларыннан күченгән, вәкилләре кайчак төрле этник төркемнән. Дөньяда татарларның күптөрле булуы белән бәйле рәвештә, Брюссель журналистларын милләт вәкиленең Кырымдагы кан кардәшләре турында фикере белән кызыксындырды: мәдәният һәм тел ягыннан нинди уртаклыклары бар һәм, киресенчә, аермалары нәрсәдә чагыла. Бүгенге Кырым татарларына, Кырым ярымутравында тотрыклылык мәсьәләләренә карата кызыксыну белдереп сорашуларына Регина Вәлиева аңлатма бирде: татарлар, дөньяның кайсы төшендә яшәүләренә карамастан, – элек-электән тынычлык яратучы, низагларны үз вакытында шомартып җибәрә белгән табигый акылга ия, күп милләтле җәмгыятьтә толерант яшәүче халык.
Татарстан Республикасы хөкүмәтенең соңгы айларда Кырым белән мәдәни һәм мәгърифәти элемтәләрне ныгытуы сизелерлек булды. Татарстан балаларының 4 меңнән күбрәге анда җәйге ялда булып кайту факты гына да тотрыклылыкның һәм ышанычлылыкның югары дәрәҗәдә булуы хакында сөйли.
Әлеге сөйләшүдә шулар хакында сүз барды.
“Татар-информ” МА