tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык һәм гүзәллек бәйгесе
Дуслык һәм гүзәллек бәйгесе

Дуслык һәм гүзәллек бәйгесе

Саранск шәһәрендәге Мордовия милли драма театры бинасында беренче тапкыр “Милли кием–2014” исемле регионара конкурс үтте.

Әлеге чара мәдәният Елы кысаларында Мордовия милли сәясәт буенча министрлык грантын яулаган “Ускудар” Мордовия мөселманнары Региональ Диния Назәрәте тарафыннан оештырылды.

Оештыручылар сәләтле дизайнерларга иҗади фантазияләрен өч юнәлештә – тарихи дәвер, бүгенге һәм киләчәк киемнәре күрсәтергә чакырган иде. Шуны да әйтергә кирәк, бәйгедә катнашырга дип республикада яшәүче төрле милләттән булган 12 дизайнер теләкләрен белдерде. Остазлар тарафыннан тегелгән 50 коллекцияне Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина җитәкчелегендәге төрле милләт вәкилләре катнашындагы җюри бәяләде.

I урын яулаучы Элла Гуськова «Древние времена» дигән мордва костюмы коллекциясе авторына, Равилә Измайлова «Йокы» дигән бүгенге татар хатын-кыз киеме җыелмасы дизайнерына һәм Елена Лушенкова «Элана» дигән киләчәк буын киемнәре коллекциясе модельерына дипломнар һәм алтын беләзекләр тапшырылды. Чарада катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады: барчасына «Ускудар» мәчете логотибы белән блокнот һәм ручкалар, сәләтле дизайнерларга иҗади фантазияләре өчен үтүкләү такталары тапшырылды. Тамашачылар симпатиясе призы «Чаровница» коллекциясе өчен Надежда Гущинага тапшырылды, ә үзенең коллекциясендәге хатын-кыз костюмында милли традицияләрне кулланган һәм саклаган Римма Абдюшкинага махсус приз бирелде. Шулай ук бәйгенең рәссам-модельеры Татьяна Илларионовага һәм  оештыру эшләрен алып барган Ләмберә районы мәдәни Үзәк директоры Альфия Максимовага да  истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Наилә Насырова, Саранск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*