Уку елы башланды. Мәктәп программасында кайбер үзгәрешләр бар.
Тарих сәгатьләре артып, туган төбәк тарихы буенча яңа курс барлыкка килгән. Җәмгыять белеме һәм һөнәри ориентация эшенә кагылышлы үзгәрешләр дә бар. Туган телләрне укытуга сәгатьләр саны саклана. Тулырак – «Татар-информ» материалында.
Җәмгыять белемен 9нчы сыйныфка күчергәннәр
Яңа уку елыннан мәктәпләрдә җәмгыять белемен элеккечә 6нчы сыйныфтан түгел, ә 9нчы сыйныфтан өйрәнә башлаячаклар. Бу предметны укыту программасында да үзгәрешләр бар.
Мәсәлән, 9нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме дәресендә реаль һәм виртуаль киңлектә аралашу кагыйдәләрен, фейклар белән көрәшне, мәгълүмати сугышларны өйрәнәчәк. Алар, шулай ук, журналист һөнәре, блогерлык һәм дата-журналистика турында беләчәк.
11нче сыйныф укучыларына дәресләрдә традицион гаилә кыйммәтләре, милли мәнфәгатьләрне саклау, экстремизмга һәм милләтчелеккә каршы тору турында сөйләячәкләр.
9нчы сыйныфта җәмгыять белеменә атнасына бер сәгать бирелә, 10нчы сыйныфта, шулай ук, бер сәгать, ә 11нче сыйныфта – атнасына ике дәрес.
Тарихны өйрәнүгә сәгатьләр саны арта
Урта сыйныфларда җәмгыять белеме укытылмаганлыктан, ул сәгатьләрне тарих дәресләре өчен бирәчәкләр. Бу предмет буенча сәгатьләр саны күпкә арта – 476га кадәр, элеккегә караганда, 136 сәгатькә күбрәк.
5-8 сыйныфларда тарихны атнасына өч сәгать укыячаклар, 9нчы сыйныфта – ике сәгать.
5-7 сыйныфларда «Безнең төбәк тарихы» модуле өстәлә, 8нче класста сәгатьләрне Гомум тарих һәм Россия тарихы дәресләре өчен бүлеп бирәчәкләр.
Тарих буенча программага яңа компетенцияләр өстәгәннәр, бу укучыларны мәгълүматта ялганны ачыкларга, тарихи хакыйкатьне яклаганда, дәлилләр китерергә өйрәтү өчен кирәк.
Тарих буенча программага «Безнең төбәк тарихы» курсы өстәлә
Укучылар кече Ватан тарихын өйрәнә башлый. Әлеге уку курсын төбәк тарихын һәм этномәдәни традицияләрне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру өчен керткәннәр.
Элеккеге «Россия халыкларының рухи-әхлакый мәдәнияте нигезләре» предметы эчтәлеген «Безнең төбәк тарихы» уку курсына кушалар.
5–7 класслар өчен махсус «Безнең төбәк тарихы» курсы буенча дәреслек эшләнгән.
Туган телләр буенча сәгатьләр саны саклана
1нче сентябрьдән федераль белем бирү стандартлары һәм программаларына үзгәрешләр кертелә. Туган телләр «Туган тел», «Россия Федерациясе республикасының дәүләт теле», «Туган тел әдәбияты» предметлары кысаларында өйрәнеләчәк.
«Туган телләрне укыту сәгатьләре элеккечә кала», – дип хәбәр итте Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Иннополиста мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе утырышында.
Бөтенроссия олимпиадаларында үзгәрешләр бар
Яңа уку елында Бөтенроссия олимпиадаларында үзгәрешләр пәйда булды. Хезмәт (технология) буенча олимпиадада ике юнәлеш сакланган – «Өй культурасы, дизайн һәм технология», «Техника, технология һәм техник иҗат».
Информатика буенча олимпиадага «Программалаштыру» («Программирование»), «Мәгълүмати куркынычсызлык» («Информационная безопасность»), «Робототехника» һәм «Ясалма фәһем» («Искусственный интеллект») профильләре кергән.
Бөтенроссия укучылар олимпиадасы – Россиядә иң зур интеллектуаль бәйге. Ул дүрт этаптан тора: мәктәп, муниципаль, төбәк һәм йомгаклау этаплары.
Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләре һәм призерлары Россиянең алдынгы югары уку йортларына сайланган юнәлеш буенча керү имтиханнарыннан азат ителә.
Мәктәпләр төп яки алга киткән һөнәри ориентация дәрәҗәләренә күчә
Һөнәри ориентация мәсьәләсенә килгәндә, 1 сентябрьдән Татарстан мәктәпләре төп яки тирәнтен дәрәҗәләрдә эшли башлый.
Һөнәри ориентация эшчәнлеге бердәм моделе Россия мәктәпләрендә 2023 елдан бирле гамәлгә кертелә башлый. Ул 6–11 сыйныф укучыларына исәпләнгән. Профминимум өч дәрәҗәдән тора – база, төп һәм тирәнтен дәрәҗәләр.
База дәрәҗәсенә уку елында кимендә 40 сәгать бирелә, төп дәрәҗәгә – кимендә 60 сәгать, тирәнтен дәрәҗәгә – кимендә 80 сәгать.
Һөнәри ориентация буенча чаралар профильле класслар булдыруны, дәресләр үткәрүне һәм дәрестән тыш эшне, производстволарга экскурсияләрне, һөнәр ярминкәләренә һәм күргәзмәләренә баруны, өстәмә белем алуны күздә тота.
Тирәнтен дәрәҗәдә укучылар һөнәрләр турында тагын да тирәнрәк һәм җентеклерәк мәгълүмат ала.
Барлык мәктәп чатлары MAX мессенджерына күчә
Татарстанда барлык мәктәп чатларын MAX илкүләм мессенджерына 1 сентябрьдән күчерә башлаячаклар. Анда «Сферум»ның гадәтләнгән сервислары – «Пушкин картасы», «Бүләкләр», «Тәнәфес» – барысы да күренәчәк.
MAX илкүләм мессенджерына беренче этапта Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре күчә, икенче этапта – мәктәпләр, балалар бакчалары, көллият һәм техникум администрацияләре һәм хезмәткәрләре. Өченче этапта ата-аналар, мәктәп, көллият һәм техникум укучыларын күчерү ниятләнә.
Мәктәпләрдә педагог-психологлар артачак
Бер меңнән артык укучысы булган мәктәпләрдә 1 сентябрьдән өстәмә педагог-психолог ставкалары бүленәчәк.
«Моңа республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә ирешелде. Мондый карар белгечләргә гомуми эш йөкләнешен ике тапкыр киметергә мөмкинлек бирәчәк», – диде Илсур Һадиуллин август киңәшмәсендә.
Төп бурычларның берсе – хокук бозуларга тартылган яшүсмерләрне мөмкин кадәр иртәрәк ачыклау. «Республикада гамәлгә ашырыла торган төрле тестлаштыру төрләре тәртибе нормадан тайпылышлы булган укучыларны ачыкларга мөмкинлек бирә», – диде министр.