Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Алтын минбәр» кинофестивале кызыл келәменнән фильмнары катнашкан йолдызлар гына үтәчәк
«Алтын минбәр» кинофестивале кызыл келәменнән фильмнары катнашкан йолдызлар гына үтәчәк

«Алтын минбәр» кинофестивале кызыл келәменнән фильмнары катнашкан йолдызлар гына үтәчәк

«Алтын минбәр» кинофестивале кызыл келәменнән үтү өчен фильмнары катнашкан йолдызлар чакырылган. Кызыл келәм быел Камал театрының яңа бинасы алдына җәеләчәк.

«Быел кинофестиваль фильмнары һәм башка чаралары «Родина», «Мир» кинотеатрларында, Камал театрында һәм Казан Кремленең Гавами урыннар ишегалдында булачак. Кызыл келәмнән Любовь КазарновскаяЕлена ЦыплаковаКонстантин Раскатов һәм Даяна ГудзНәфисә ХәйруллинаРавил ШәрәфиевРезеда СәлаховаИрек ХафизовЛәйсән РәхимоваЭмиль Талипов һәм башкалар үтәчәк», – дип таныштырды Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Алтын минбәр» Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрь көнне Камал театрының яңа бинасында ачыла. 9 сентябрьдә шушында ук кинофестивальне йомгаклау тантанасы да үтәчәк. Ачылу һәм ябылу тантаналарына билет алып һәр теләгән кеше керә алачак.

«Без башка илдән кунаклар чакырганда аларның шул илдәге кинематография лидеры булуына карыйбыз. Кызыл келәмнән үтү һәм иҗади очрашуларда катнашу өчен артистлар, режиссерлар сайлаганда да аларның фильмнарының конкурста яки конкурстан тыш тәкъдим ителгән булуы шарт», диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова кинофестивальгә кунаклар чакыру принципларын аңлатып.

Любовь Казарновская кинофестивальнең конкурс программасындагы «Отель «Онегин» фильмында төп рольләрнең берсен башкара, Олег Тактаров «Дети-шпионы» фильмын тәкъдим итә. Төркия йолдызы Эдже Юксель үзе катнашкан «Мудрость кита» фильмын алып килә.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*