9 июльдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә «Биләр. Мирас хәзинәсе» фәнни-популяр документаль фильмы презентациясе уза.
«Фильм тамашачыларга кайчандыр «бөек шәһәр» булган Биләр серен ача. Тарих буенча Кече Чирмешән елгасы үзәнендә Биләр киңлеге – күп гасырлык вакыйгаларны һәм традицияләрне бүгенге көнгә кадәр чагылдыра торган уникаль көч урыны ул», дип хәбәр итте Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
«11:11 STUDIOS» командасы ел дәвамында фильм әзерләгән. Режиссеры Бай Хәйруллин. Проект Татарстан «Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы» оешмасының фәнни консультацияләре ярдәмендә гамәлгә ашырылды.
Фильмны караганнан соң, аны төшерүчеләр белән фикер алышу булачак. Презентациягә фәнни консультантлар – археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фаяз Хуҗин һәм археолог, тарих фәннәре кандидаты, Биләр музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров чакырылган.