tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Милли китапханәсендә «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы тәкъдим ителә
Бүген Милли китапханәсендә «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы тәкъдим ителә

Бүген Милли китапханәсендә «Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы тәкъдим ителә

9 июльдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсендә «Биләр. Мирас хәзинәсе» фәнни-популяр документаль фильмы презентациясе уза.

«Фильм тамашачыларга кайчандыр «бөек шәһәр» булган Биләр серен ача. Тарих буенча Кече Чирмешән елгасы үзәнендә Биләр киңлеге – күп гасырлык вакыйгаларны һәм традицияләрне бүгенге көнгә кадәр чагылдыра торган уникаль көч урыны ул», дип хәбәр итте Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

«11:11 STUDIOS» командасы ел дәвамында фильм әзерләгән. Режиссеры Бай Хәйруллин. Проект Татарстан «Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы» оешмасының фәнни консультацияләре ярдәмендә гамәлгә ашырылды.

Фильмны караганнан соң, аны төшерүчеләр белән фикер алышу булачак. Презентациягә фәнни консультантлар – археолог, тарих фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Фаяз Хуҗин һәм археолог, тарих фәннәре кандидаты, Биләр музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров чакырылган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*