tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Апас мөхтәсибәтенә чыкты
Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Апас мөхтәсибәтенә чыкты

Татарстан мөфтие эшлекле сәфәр белән Апас мөхтәсибәтенә чыкты

Бүген, рабигыль-ахир аеның 30-нчы көнендә (15-нче декабрьдә), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эшлекле сәфәр белән Апас мөхтәсибәтенә чыкты. Биредә ул район башлыгы Равил Хисаметдинов белән күреште, аның белән бергә төзелеп килүче Мөселман яшьләре үзәге бинасын үз күзләре белән барып күрде һәм район мәдәният йортында мөселман өммәте белән очрашуда катнашты. Район хакимияте бинасында узган очрашуда сүз дини вәзгыять, хезмәттәшлек юллары хакында барды.Эш сәфәрен Камил хәзрәт Апас район үзәгендә төзелеп килүче Мөселман яшьләре үзәге төзелеше белән танышудан башлады. Район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев әлеге үзәкнең мөселманнар тормышындагы әһәмиятен бәяләп, ел дәвамында дин кардәшләребезнең матди ярдәме белән башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясады. Әлеге бер катлы бина мөселманнарга белем алу һәм ял итү мөмкинлекләре тудырачак. Биредә намаз уку бүлмәсе, укытучылар бүлмәсе, тәһарәтханә, ашханә булачак. Мөселман яшьләре үзәгендә 7 яшьтән олырак балаларны хафизлыкка өйрәтәчәкләр. Малайлар һәм кызлардан торган ике төркем булдыру ниятләнә. Бинаны киләсе җәйгә төзеп бетерү ниятләнә.

Алга таба мөфти хәзрәт, район башлыгы, кунаклар мөхтәсибәтнең еллык утырыш эшендә катнашу өчен район Мәдәният йортына юнәлде. Әлеге чарада катнашу өчен имамнар, абыстайлар, социаль хезмәткәрләр, балалар бакчалары тәрбиячеләре, мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, мөхтәсибәттән ел дәвамында ярдәм күрсәтелгән авыру балалар тәрбияләүче әти-әниләр, күп балалы гаилә вәкилләре җыелган иде.

Беренче булып сәламләү сүзе һәм районның ирешкән уңышлары белән таныштырып Апас районы хакимияте башлыгы Равил Хисаметдинов чыгыш ясады. Аннары вәгазь, дини нәсыйхәт сүзләре белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сүз алды. Ул гөнаһны ничек җиңәргә мөмкинлеге хакында танылган галим, рухи остаз Ибраһим Әдһәм китергән нәсыйхәтләрне искә төшереп узды.

Алга таба 2020  елга мөхтәсибәт эшчәнлегенә нәтиҗәләр белән район имам-мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев таныштырды. Ул балалар, авыр хәлле гаиләләр белән эш тәҗрибәсе, балалар бакчасы һәм мәктәпләр белән хезмәттәшлек итү юллары турында сөйләде. Очрашу барышында күп еллар имам-хатыйб булып эшләүче Бигеш авылы имам-хатыйбы Фәрит Бикмөхәммәт улы Ярмиевка нәзарәтнең медале һәм башка хезмәт алдынгыларына мөфти хәзрәтнең һәм мөхтәсибәтнең рәхмәт хатлары тапшырылды. Очрашуның икенче өлешендә Камил хәзрәт сорауларга җавап бирде, аерым алганда, алар зәкят һәм сәдака бирү, җомга намазын уку, covid-19 авыруыннан вафат булучыларны җирләү, зиратларны тәртиптә тоту мәсьәләләренә кагылышлы булды. Моннан тыш, Камил хәзрәт «Хозур ТВ» мөселман каналының географиясе киңәю, киләсе елдан татар һәм рус телләрендә мөстәкыйль каналлар барлыкка килү, нәшриятта басмага әзерләнүче яңа китаплар белән таныштырып үтте. Катнашучылар “Хозур ТВ” каналы тапшыруларын югары бәяләделәр һәм тапшырулар программасын район газетасында бастырып чыгару мөмкинлеген карауны сорадылар. Моннан тыш, имамнар нәзарәт тарафыннан әзерләнгән Гыйбадәт кылулар турындагы нигезләмә әзерләнеп кабул ителү өчен мөфтигә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, мөфти хәзрәтне киләчәктә вәгазь кичәсенә чакырып калдылар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*