tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ркаил Зәйдулла: “Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты иде”
Ркаил Зәйдулла: “Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты иде”

Ркаил Зәйдулла: “Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты иде”

Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты булды, шул ук вакытта башка милләтләрне дә хөрмәт итте. Татарстанның халык язучысы, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла Чабаксарда «Гыйбатдинов укулары» төбәкара фәнни-гамәли конференциядә шундый фикерен әйтте.

«Фәрит Гыйбатдиновны Татарстан һәм Чувашиядә генә түгел, чит төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Ул татар һәм чуваш халкы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, үстерүгә зур өлеш кертте. Һичшиксез, Фәрит Гыйбатдинов үз милләтенең патриоты иде, шул ук вакытта башка милләтләрне дә хөрмәт итте», — диде ул.

Ркаил Зәйдулла сүзләренчә, Фәрит Гыйбатдиновта лидерлык сыйфатлары булган. «Фәрит сәнгать кешесе иде, әмма анда сәнгать кешеләрендә булмаган башка сыйфатлар да булды. Ул чын лидер, оештыручы иде. Бу сыйфатлары аның эшчәнлегенең нигезе булды», — диде Татарстанның халык язучысы.

Гадел Әхмәтҗанов
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*