tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә һәм Кырымда «Хозур ТВ» тапшырулары күрсәтелә башлады
Мәскәүдә һәм Кырымда «Хозур ТВ» тапшырулары күрсәтелә башлады

Мәскәүдә һәм Кырымда «Хозур ТВ» тапшырулары күрсәтелә башлады

«Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә, Кырым Республикасында һәм Севастополь шәһәрендә үз тапшыруларын сынау режимында күрсәтә башлады. Башкалада һәм ярымутрауда телеканал программалары ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «РТП» ҖЧҖ («Столичные Кабельные Сети» компанияләр төркеме) һәм «Крымком Юг» ҖЧҖ кабель тапшырулары операторлары белән төзегән килешүләр нәтиҗәсендә трансляцияләнә.

Билгеле булганча, узып баручы елда «Хозур ТВ» телеканалы редакциясе тарафыннан меңнән артык мәгърифәтчелек, экстремистлыкка каршы һәм күңел ачу телевизион программалары әзерләнде. «Хозур ТВ» каналында үзе эшләп чыгарган телетапшырулардан тыш, чит илләрдән кергән тапшырулар, шул исәптән Ислам турында тарихи телесериаллар уңышлы трансляцияләнә.

«Хозур ТВ» телеканалының Россия мөселманнары арасындагы популярлыгын интернеттагы күрсәткечләре дәлилли: «Хозур ТВ»ның YouTube рәсми каналына язылучылар саны 1 миллионнан артты, ә каналдагы материалларны караулар күрсәткече – 150 миллионнан өстә. Шунысы куанычлы: шушы көннәрдә «Хозур ТВ» беренче мөселман телеканалы гарәп телендә дә YouTube каналын эшләтеп җибәрде. Шулай ук «Хозур ТВ» телеканалы тапшыруларын huzurtv.ru сайтында һәм мобиль кушымталар аша карарга мөмкин. Мобиль кушымталарны App Store яки Google Play сервисларыннан телефонга йөкләп күчерергә мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*