Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин “Яңа гасыр” телеканалында чыгучы “Татарлар” тапшыруында кунакта булды. Тапшыруның авторы һәм алып баручысы Илдар Кыямовка хәзрәт шушы көннәрдә дөньяга чыккан “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмасы һәм Татарстан мөфтияте эшчәнлеге хакында сөйләде.
Әңгәмәнең иң беренче минутларыннан сүз Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе хакында барды.
“Безнең бу хезмәткә читтән карашны ишетәсебезе килде, шуңа аны Россия башкаласында тәкъдим итәргә булдык, – диде хәзрәт. – Китапны фикъһе, гакыйдә, татар, рус һәм гарәп телләрен белгән филологлар, хафизлар, кыйраәтләр буенча белгечләр эшләде. Алар барысы бу эшкә үз өлкәсеннән чыгып карады. Нәтиҗәдә аятьләр һәм аерым сүзләр Коръәннең гомуми контекстын истә тотып тәрҗемә ителде. Аятьләр нинди вакыйгадан соң иңдерелгән? Кайда һәм кайчан иңдерелгән? Ни өчен иңдерелгән? Теге яки бу сүз гарәп телендә ничә мәгънәдә килә? Тәрҗемә иткәндә боларның барысын да истә тотарга кирәк иде. Шуңа күрә бер кеше тәфсирне тулы мәгънәле итеп әзерли алмый. Аны бары тик коллектив кына башкара ала”.
Тәфсир темасын мөфти: “Иң камил китап – бары Коръән генә. Безнең хезмәт тә камил түгел, хаталары булырга мөмкин, шуңа сезне аны безнең белән бергә камилләштерергә чакырам”, – дип төгәлләде.
Алга таба әңгәмә барышында тапшыру алып баручысы ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте башкарган күпкырлы эшчәнлеге турында сорады. Мисал өчен, Камил хәзрәт шәхсән үзе һәм мөфтиятнең интернет челтәрендә актив рәвештә дәгъвәт эшчәнлеген алып бару хакында кызыксынды. Мөфти үзе интернет һәм социаль челтәрләр белән мавыгуны киметсә дә, Нәзарәтнең яшьләр белән эшләү өчен нәкъ менә шул ысулны иң кулайларның берсе дип санавын әйтте:
“Бүгенге көн яшьләре челтәрдә “утыргач”, без дә анда барып керергә мәҗбүрбез, алар белән бер телдә, бер дулкында булырга тиешбез”.
Сүз уңаеннан, мөфти Нәзарәтнең берничә интернет-проекты белән дә таныштырып китте. Әйтик, «Даруль-кутуб» электрон китапханәсе фондында бүгенге көндә меңнән артык китап тупланган, шул исәптә иске һәм сирәк очрый торган хезмәтләр дә. Россиядә ислам турында иң популяр порталларның берсе – «Islam Today»га аена 2 миллионга якын кеше кереп карый. Нәзарәтнең социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә 1,2 миллион кеше язылган. Моннан тыш, мөфтият 6 мобиль кушымта эшләде: “Коръән. Казан басма”, “Намаз вакытлары”, “Времена намазов”, “Азан”радиосы, “Халяль-справочник России”, “Гыйбадәте исламия”.
Гомумән, Камил хәзрәт тапшыру кысаларында яшьләр сәясәте турында да сөйләп китте. Аның актив тормышка ашырылуын 1000 кешек волонтер хәрәкәте, мөселманнар өчен төрле форумнар, спорт ярышлары, ислам турында лекторийлар, яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгытучы «I’MAN» һәм «Яшь килен» проектлары һәм башка башлангычлар дәлилли.
Әңгәмәнең аерым темасы мөфтиятнең чит илләрдәге ислам дөньясы белән элемтәләре булды.
“Татарстан соңгы елларда Россиянең “ислам капкалары” булып тора. Диния Нәзарәте бу форсаттан файдаланып, республикада Ислам үсеше өчен яңа мөмкинлекләр эзли һәм чит илләр белән актив элемтәдә тора”, – дип белдерде мөфти һәм мөселман илләрендә эшләүче дини, хәйрия, мәгариф, институтлары белән хезмәттешлектә торуын (аеруча Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Казахстан, Иордания, Кыргызстан, Мисыр һ.б. белән) әйтте. Хезмәттәшлек өлкәләре булып фәнни-мәгариф программалары, Коръәнне өйрәнү, хәйрия чаралары тора.
Нәзарәтнең тагын бер мөһим проекты – «Даруль ифта» call-үзәге дә тапшыруда игътибарсыз калмады. Рамазан аенда эшли башлаган бу телефон хезмәте әлегә Россиядә беренче федераль һәм түләүсез мөселман call-үзәге булып кала бирә.
“Илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта Төньяк Кавказдан да дини сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Сорауларга төрле телләрдә Шәригать белгечләре җавап бирә”, – дип белдерде Камил хәзрәт.
Тапшыруда шулай ук Нәзарәтнең хәйрия эшчәнлеге һәм татар телен укыту программалары хакында да сүз кузгатылды. “Татарларның” мөфти хәзрәт катнашындагы чыгарылышы Мәүлид көне уңаеннан 8 ноябрь көнендә көтелә.