tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» оешмасы активистлары милли ашлар әзерләү буенча мастер-класска җыелды
Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» оешмасы активистлары милли ашлар әзерләү буенча мастер-класска җыелды

Ульяновск өлкәсе «Ак калфак» оешмасы активистлары милли ашлар әзерләү буенча мастер-класска җыелды

Ульяновск өлкәсе татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы активистлары милли ашлар әзерләү буенча чираттагы мастер-класска җыелдылар. Шәhәрнең танылган аш-су остасы Дания Әбделвәлиева гүзәл затларны үзенең өенә чакырып, ат итеннән рулет ясау серләре белән уртаклашты.

Майна районы Яңа Маклауш авылында ун балалы гаиләдә дөньяга килгән Дания ханым бала чактан ук эш белән чыныгып үсә.

“Әтием Әбдрәшит белән әнием Шәмшениса тормыш йөген бергә җигелеп тарттылар, тырышып эшләделәр, шуңа да авыл халкы арасында хөрмәт һәм абруй казандылар. Терлекне күп итеп асрадык. Көз көне малларны суйгач, иттән төрледән-төрле ризыклар әзерләгәнебез бүгенгедәй хәтеремдә. Йомшак ат итеннән мичтә пешерелгән рулет барыбызның да аеруча яраткан ризыгы булды”, –  ди уңган хуҗабикә.

Дания ханымның әнисеннән өйрәнеп үскән шөгыле тормышта кирәк булып чыга. Чөнки ул малны күп итеп асраучы, хәләл ит ризыклары әзерләү буенча дан тоткан Шыгырдан авылы егете Ринат абыйга кияүгә китә. Телеңне йотарлык тәмле рулет ясый белүче киленне каенанасы бик җылы кабул итә.

Ачык йөзле, киң күңелле hәм кунакчыл Дания ханым «Ак калфак»лыларга рулет әзерләү серләрен тәфсилләп аңлатты.

Оста куллы хуҗабикәнең рулет әзерләвен әнисе Шәмшениса апа белән аның икетуган сеңелесе Сәкинә апа игътибар белән күзәтеп тордылар. Ак әбиләр үзләренең төпле киңәшләрен дә бирделәр.

“Дания кызым кече яшьтән yк аш-суга уңган булды. Ул нинди генә эшкә алынса да, кулыннан гөл түгелә. Бүген мине нәкъ менә баланы караган кебек кадерлeп тәрбияләве, тәмле ризыклар белән сыйлавы өчен Аллаhы Тәгаләнең мең рәхмәте яусын үзенә”, – ди Шeмшениса апа, бәхетле елмаеп.

«Ак калфак»лылар зур кунакчыллык күрсәткән өчен Ринат hәм Дания Әбделвәлиевлар гаиләсенә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Оешманың рәисе Кәримә Алиуллина милли аш-су әзерләү буенча остаханәләрне өлкәнең татар авылларында да оештырырга тәкъдим итте.

 

Рузия Хәлимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*