Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның тарихи үзәге буйлап чираттагы җәяүле сәфәре кысаларында яңа төзелеш объектларын, шәһәрнең торгызылган һәм торгызылырга кирәкле тарихи биналарын карады. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар озата йөрделәр.

Соңыннан ASG компаниясе вәкилләре ТР Президентына Тукай урамында урнашкан берничә тарихи бинаны торгызу буенча башкарылган эш нәтиҗәләрен хәбәр иттеләр һәм Тукай урамы, 11 нче йорт адресы буенча төзелә торган йортның проектын тәкъдим иттеләр.
Шул ук урамда 31 нче йорт ишегалдында сәфәрдә катнашучылар тарихи бинаны торгызу нәтиҗәләре белән таныша алды. Ләкин ишегалдында урнашкан тагын бер йорт ярымҗимерек хәлдә кала бирә. Илсур Метшин сүзләренчә, бина торгка куелган һәм торгызу эше белән шөгыльләнергә әзер инвесторны көтә.

Соңыннан сәфәрдә катнашучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы торгызган Париж Коммунасы, 18 адресы буенча сәүдәгәр Бигаев йортының агач бинасын карадылар. Янәшәдә генә ярымҗимерек мәдәни мирас объекты – “Здание типографии и словолитни Каримовых, 1861” урнашкан. Бу бинаны алган инвестор бүген ТР Президентын ышандырганча, эшләрне катлаулы булуына карамастан, йорт торгызылачак.
Татарстан һәм Мәскәү урамнары чатында Рөстәм Миңнехановка административ-эш бинасы төзелеше проекты тәкъдим ителде, бу бина Татарстан урамы, 16 адресы буенча урнашкан бинага кушылып китәргә тиеш. ТР Президенты проектны хуплады.
Татарстан, 14 адресы буенча “Болгар” номерлары урынында төзелән яңа бинада ТР Президенты бинаның хуҗасы – “Татнефть” ААҖнә ТР Мәдәният министрлыгы белән бергә бөек татар шагыйренең мемориаль бүлмәсен җиһазландырырга кушты.
Эш сәфәре соңында Рөстәм Миңнеханов 5 нче шәһәр клиник хастаханәсендә булды. 1937 нче елда төзелгән бинада сугыш елларында эвакуацион госпиталь булган. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Татарастан Президентына дәвалау учреждениесен реконструкцияләү буенча планнар турында сөйләде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте