tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы секцияләрдә эшен тәмамлады
V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы секцияләрдә эшен тәмамлады

V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумы секцияләрдә эшен тәмамлады

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин хәбәр иткәнчә,  V Бөтенроссия “Милли тормыш һәм дин” дин әһелләре форумының секцияләрдә эшен тәмамлады.

– Бишенче Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының “Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны” һәм “Исламда социаль хезмәт” исемендәге секцион утырышлары тәмамланды.  Хәзрәтләребез бик эчтәлекле, мәгънәле һәм күпләр өчен практик эштә кирәкле чыгышлары белән уртаклаштылар. Аеруча Киров өлкәсе мөфтие, имамнар арасында бердәнбер Тукай бүләгенә ия булган, күп санлы китаплар авторы Зөфәр хәзрәт Галиуллинның чыгышы күпләрне уйланырга мәҗбүр итте. Ул үз чыгышында “…безнең татарлар арасында бүгенге көндә 70 кә якын кеше үзен мөфти дип атап йөртә, әмма мөфти ул хөкүмәт вазыйфасы түгел, ә халык сайлап куйган, абруйга лаеклы фәтва чыгара алырдай галим кеше. Нәрсә безнең һәрберебез аерым Коръән буенча яшиме? Нигә без таркала барабыз? Әгәр безгә хөкүмәт берләшегез дип әйтсә без берләшәчәкбез ә нигә Корән кушканча берләшүгә бармыйбыз?” дип үзенең сыкрануларын җиткерде. Бу халәттән чыгуның юлын Зөфәр хәзрәт Бөтендөнья татарлары мөфтиен сайлап кую белән хәл итеп булачак дип белдерде.

Рәсемдә Зөфәр хәзрәт Галиуллин “Дөньяви җәмгыятьтә имамның тоткан урыны” утырышында чыгыш ясый. Икенче рәсемдә “Исламда социаль хезмәт” секцион утырышы, дип яза Ренат әфәнде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*