Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яңа дәүләт бүләге – «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медаленең тышкы күренешен раслый торган указны имзалады. Документ ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.
«Медальнең алгы ягында тирә-якка нурлар чәчеп торган Татарстан картасының силуэты сурәтләнгән. Силуэтның уртасында «Татарстан» дип язылган», – диелә указның кушымтасында.
Медальнең әйләнәсе буйлап милли бизәк төшерелгән. Бер очында лалә чәчәге сурәтләнгән, икенчесендә «1920-2020» дип язылган.
«Татарстан» язуы медальнең төп көмеш фоны белән бер тигезлектә урнашкан. Бүләктәге калган сурәтләр кабарынкы рәвештә булачак, алар 999 пробалы алтын белән йөгертеләчәк.