Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Мөнир Рамазановның «Дом аллаха» дигән китабы тәкъдим ителде
Ульяновск өлкәсендә Мөнир Рамазановның «Дом аллаха» дигән китабы тәкъдим ителде

Ульяновск өлкәсендә Мөнир Рамазановның «Дом аллаха» дигән китабы тәкъдим ителде

Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә төбәк тарихы белән кызыксынучы Мөнир Рамазановның «Дом аллаха» дигән яна китабын укучыларга тәкъдим итү кичәсе узды. Әлеге китап Ульяновск өлкәсендәге мәчетләр тарихына, аларда эшләүче имамнарга багышланган.

Кичәдә өлкәнең баш ахуны Илдар хәзрәт Сафиуллин катнашып, әлеге китапның бик вакытлы басма булуын әйтте. Һәм киләчәктә аны төсле рәсемнәр белән яңадан бастырып чыгарырга кирәк булыр диде.

Өлкәнең «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимов үз чыгышында мәчетлэр турындагы ошбу китап татар авыллары тарихы да диде һәм авторга зур рәхмэт сүзләрен ирештерде. Очрашу азагында автор монда катнашучыларга китабын бүләк итеп таратты.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*