tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Оренбур татар театры 30-нчы сезонын Чыңгыз Айтматов әсәре белән ачты

ВИДЕО: Оренбур татар театры 30-нчы сезонын Чыңгыз Айтматов әсәре белән ачты

11-12 октябрьдә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры 30-нчы юбилейлы сезонын Чыңгыз Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” әсәре буенча куелган спектакльнең премьерасы белән башлап җибәрде. Бөтен Союз халкына таныш, барлык әсәрләре дә җан һәм тормыш белән сугарылган кыргыз халкының (әнисе татар) дөньякүләм күренекле язучысысы повестенең оригиналь исеме «Тополёк мой в красной косынке». Татар теленә нәфис тәрҗемә – халык язучысы Әмирхан Еникиныкы.

Россия төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә Оренбур татар театры таныш. Татарстан Республикасыннан читтә, Уфа татар “Нур” театрын санамаганда, ул илебездә бердәнбер профессиональ өлкә татар дәүләт театры. Яңа иҗат сезонына ул Сибай, Баулы шәһәрләрендә, “Зур гастрольләр” проекты кысаларында сентябрь аенда Туймазы, Чиләбедә гастрольләрдә булганнан соң аяк баса. Берничә көннән ул юлын Казахстанның Актөбә шәһәренә дәвам итәчәк.

Театрыбызның яңа премьерасына килгәндә, «Гүзәлем Әсәл» – гади шофер егет Ильясның (Илдар Байменов) һәм авыл кызы Әсәлнең (Алия Салпикова) мәхәббәт бәяне. Язмыш сынаулары Ильясны нигә адаштыра, чын бәхетнең кадерен аңлар өчен Байтимер (Марсель Рәхмәтуллин) кебек тормышның ачысын-төчесен татырга, югалтулар аша олы сөюеңне табарга кирәкме? Мәхәббәте өчен туган йортыннан ваз кичәргә мәҗбүр булган, җан сөйгәненең хыянәте белән очрашкан Әсәл хатын-кыз бәхетенә лаекмы? Чыңгыз Айтматов тормыш хакыйкатенең янәшәдә генә булуын классикларга хас зирәклек белән тамашачыларга җиткерә.

Спектакльне куючы иҗат төркеме: куючы режиссёр һәм музыкаль бизәлеш – Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абдуллаев, рәссам – безнең Оренбур яшь егетебез Иршат Азиханов инде дүртенче спектакльне бизи, биюләрне куючы Россиянең атазанган артисты Сергей Тишков, ут кую буенча рәссам Юрий Ярцев.

Ни өчен Чыңгыз Айтматов әсәренә мөрәҗәгать итәргә булдыгыз, дигән сорауга куючы режиссер Рөстәм Абдуллаев болай дип җаваплады: “Гениаль язучы, аның иҗатына мәхәббәт күптәннән. Шул ук “Тополек”, “Гөлсара”, “Плаха” һәм башка укыган әсәрләре күңелгә үтеп кергәннәр, шул кадәр тирән, халыкчан итеп, халык аңларлык итеп язылган әйберләр алар. Аннары күптәнге хыялым иде бу минем”.

Рөстәм әфәнде алдагы планнары белән дә уртаклашты. Киләсе 2020 нче ел юбилейлы – театрга 30 ел. Планнар күп, ләкин тормыш катлаулы, үзгәрешләр дә булырга мөмкин. Әмма, классикадан спектакль куелачак, билгеле. Аннары Бөек Җиңүнең юбилее якынлаша, аңа багышланган спектакльләр дә булачак, берсе инде ноябрьдән үк хәзерләнә башлый. Комедияләр дә, балалар өчен спектакльләр дә сәхнәгә чыгачак. Шуннан чит ил классикасын да алырбыз дип уйлыйбыз, аны интенсив эзлибез диде.

Томанлы кыргыз тауларындагы юллар, ялт-йолт уйнаган утлар, фаралы машинаның үкереп авариядә әйләнгән экшен күренешләре белән башланып киткән тамаша, искиткеч матур милли музыка, Ыссык-күл “аккошларының” сыгылмалы биюләре белән дәвам итте. Спектакль төрле метафоралар белән баетылгын: Әсәлнең беренче мәхәббәтен тартып алган Хәдичә кулындагы сынган канәфер чәчәге – чынлыкка ашмаган тормышы. Спектакльдә театрның барлык артистлары катнаша. Алардан тыш, Әсәлнең улы Саматны 5  яшьлек Эмиль Рәхмәтуллин бик оста башкарды. Массовкаларда Оренбурның 38 нче татар мәктәбе укучылары уйнады.

Уңышлы премьераларга, куңелле очрашуларга, яңа иҗади уңышларга бай булыр дип, театр 30-нче иҗат елына аяк баса һәм киләсе 2020 елда 30 еллык юбилеенда да тамашачысы белән бергә булыр дигән өметтә кала.

Фәннур Гайсаров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*