Агымдагы елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Поклонная тавында урнашкан Мемориаль мәчеттә уздырылган ифтарда катнашып, якташыбыз Хайдәр Исмәгыйль улы Мусинны юбилее уңаеннан “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләде.
Хайдәр Мусин 1937 елда Чүмбәли авылында туган. 1964 елда Мәскәү Авиация-технология институтын тәмамлый. 1973 елдан А.Н.Туполев исемендәге ОКБның өлкән инженер-конструкторы, 1980 елдан алып баручы инженер-конструктор. Дөньяда беренче булып ягулык өчен сыек водород һәм сыек табигать газын кулланган ТУ 155 самолетын төзүдә алып баручы инженер-конструктор булып катнаша. 1997 елда “Россия Федерациясенең атказанган конструкторы” дигән мактаулы исемгә лаек була.
1988-1991 елларда Мәскәү җәмигъ мәчете каршындагы мәдрәсәдә дини белем ала. Илебез тарихында беренче булып Поляр йолдызны кулланып, мәчетләрнең кыйбласын дөрес кую методикасының авторы да ул. Бу методикага Россия фәннәр академиясе зур бәя бирә.
Хайдәр Мусин Евразия Халыкара фәннәр академиясе әгъзасы. 2013 елда аның турында “Опередивший время” дигән документаль фильм да төшерелгән иде. Ул халкыбызның телен, мәдәниятен һәм динен саклап үстерүгә зур өлеш керткән тынгысыз җәмәгать эшлеклесе, биш китап, шул исәптән 2022 елда туган авылы Чүмбәли турында 242 битлек “Точка на карте” дигән китапның да авторы.
Без шушы күренекле якташыбыз белән ихластан горурланабыз, тагы да зуррак уңышларга ирешүен, исән-сау, пар канатлы булып озак кына яшәвен телибез.
Хафиз АЛЯУТДИНОВ.
Түбән Новгород өлкәсе,
“Туган як” газетасы.