tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кремль яр буенда «Җиңү кайтавазы» фестивале уза
Кремль яр буенда «Җиңү кайтавазы» фестивале уза

Кремль яр буенда «Җиңү кайтавазы» фестивале уза

Казанда Кремль яр буенда ел саен «Җиңү кайтавазы» фестивале уза. Шәһәр халкы һәм кунаклары төрле акцияләргә, интеллектуаль турнирга, әдәби-музыкаль кичәгә һәм башка чараларга бара ала.
6 нчы майда 19:00 сәгатьтә «Шәм кабыз» акциясе узачак. Анда катнашучылар совет солдатларының батырлыгы истәлегенә яр буендагы пирска шәмнәр куя алачак.

7 нче майда 13:00 сәгатьтә воркаут өчен мәйданчыкта шашка һәм шахмат буенча турнир ачыла. Анда катнашырга теләүчеләр сылтама буенча теркәлергә тиеш.

Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә «Сугыш белән яндырылган җырлар» әдәби-музыкаль кичәсе башлана, анда хәрби тематикадагы җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак, вокал студияләре тәрбияләнүчеләре, шәһәр мәктәпләре һәм лицейлары укучылары чыгыш ясаячак.

8 нче майда 18:00 сәгатьтә һәм 9 нчы майда 16:00 сәгатьтә бәйрәм концертлары узачак. Барлык чараларга да керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.

Чыганак: kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*