Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова Татарстанның кырык биш районы һәм республиканың министрлыклары арасында икетеллелек кулланылышын үтәгән иң яхшыларын билгеләп үтте. Бу хакта ул «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында сөйләде. Тулы статистика Бөтендөнья татар яшьләре форумының “Вконтакте” социаль челтәрендәге рәсми төркемендә урнаштырылган.