tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елның «Тяжело с татарским» антипремиясе иясе билгеле булды
2020 елның «Тяжело с татарским» антипремиясе иясе билгеле булды

2020 елның «Тяжело с татарским» антипремиясе иясе билгеле булды

Ел саен 26 апрель көнне «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырыла. Быел ул Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенә бирелде. Бу хакта «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең туры эфирында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

Әлеге антипремия Бөтендөнья татар яшьләре тарафыннан 2012 елда гамәлгә кертелде. Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга, татар телен куллануларын сорап, хатлар яза. Татар телен кулланмаган оешмаларга антипремия бирелә. Мисал өчен узган ел “Тяжело с татарским” антипремиясен элмә такталарда татар телен кулланмаган өчен “Казан ЭКСПО” күргәзмә комплексына бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*