Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы үз резолюциясендә милли яшәешнең кичектергесез көнүзәк мәсьәләләре хакында республика матбугат чараларында төпле чыгышлар ясау, җәмәгатьчелек арасында резонанс тудырган әсәрләр турында сөйләшүләр оештыру кирәклегенә басым ясый.
Татарстан Язучылар берлеге Әдәби ел йомгакларын үз бинасындагы Тукай клубында үткәрде. Җыелышта ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров катнашты.
Җыелыш 2021-2022 елда бакыйлыкка күчкән язучылар Нур Әхмәдиев, Азат Әхмәдуллин, Резеда Вәлиева, Алевтина Гарзавина, Равил Гозәиров, Зәки Зәйнуллин, Хәлим Җәләлов, Фарсель Зыятдинов, Саимә Ибраһимова, Рәвхат Имаев, Инна Лимонова, Заһид Мәхмүди, Фәйрүзә Мөслимова, Илдар Низамов, Фәридә Расулева, Салават Рәхмәтулла, Гәрәй Рәхим, Әсхәт Сәләхов, Николай Сорокин, Мәрзия Фәйзуллина, Михаил Тузов, Фатих Урманче, Илдар Хәйруллин, Нурмөхәммәт Хисамов, Илсур Хөснетдинов, Ягъсуф Шәфиков, Мансур Шиһапов, Хамис Яһудин, Хөсәен Ягъфәровны бер минутлык тынлык белән искә алудан башланды.
Сәламләү сүзе белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән язучыларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. Фәүзия Солтан, Борис Вайнер, Александр Аввакумов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән; Рәсимә Гарифуллина, Галия Гайнетдинова, Галина Зәйнуллина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен» медален тапшырды. Ркаил Зәйдулла Берлеккә кабул ителгән Дания Галәветдинова, Илмира Гыймаева, Людмила Уфимцевага Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы таныклыкларын тапшырды.
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Берлекнең 2021-2022 еллардагы эшчәнлегенә йомгак ясады. Жанрлар буенча Газинур Морат (шигърият), Камил Кәримов (проза), Галина Зәйнуллина (рус телендә язучыларның иҗаты), Рафис Корбан (балалар әдәбияты), Рәдиф Сәгъди (драматургия), Әлфәт Закирҗанов (әдәби тәнкыйть) докладлары тыңланды. Фикер алышулар вакытында Рәфкать Кәрәми, Наилә Ахунова, Нәҗибә Сафина һ.б. чыгыш ясады. Соңыннан Әдәби ел йомгакларының резолюциясе кабул ителде/