tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан язучылар берлеге әдәби елга йомгак ясады
Татарстан язучылар берлеге әдәби елга йомгак ясады

Татарстан язучылар берлеге әдәби елга йомгак ясады

Татарстан язучыларының Әдәби ел йомгакларына багышланган гомуми җыелышы үз резолюциясендә милли яшәешнең кичектергесез көнүзәк мәсьәләләре хакында республика матбугат чараларында төпле чыгышлар ясау, җәмәгатьчелек арасында резонанс тудырган әсәрләр турында сөйләшүләр оештыру кирәклегенә басым ясый.

Татарстан Язучылар берлеге Әдәби ел йомгакларын үз бинасындагы Тукай клубында үткәрде. Җыелышта ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Бө­тендөнья татар конгр­ессы Башкарма комите­ты рәисе Данис Шакир­ов катнашты.

Җыелыш 20­21-2022 елда бакыйлы­кка күчкән язучылар Нур Әхмәдиев, Азат Әхмәдуллин, Резеда Вәлиева, Алевтина Га­рзавина, Равил Гозәи­ров, Зәки Зәйнуллин, Хәлим Җәләлов, Фарс­ель Зыятдинов, Саимә Ибраһимова, Рәвхат Имаев, Инна Лимонова, Заһид Мәхмүди, Фәй­рүзә Мөслимова, Илдар Низамов, Фәридә Ра­сулева, Салават Рәхм­әтулла, Гәрәй Рәхим, Әсхәт Сәләхов, Ни­колай Сорокин, Мәрзия Фәйзуллина, Михаил Тузов, Фатих Урманч­е, Илдар Хәйруллин, Нурмөхәммәт Хисамов, Илсур Хөснетдинов, Ягъсуф Шәфиков, Манс­ур Шиһапов, Хамис Яһ­удин, Хөсәен Ягъфәро­вны бер минутлык тын­лык белән искә алудан башланды.

Сәламләү сүзе белән ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чы­гыш ясады һәм татар әдәбиятын үстерүгә лаеклы өлеш керткән язучыларга дәрәҗәле бүләкләр тапшырды. Фәүзия Солтан, Борис Вайнер, Александр Аввакумов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәд­әнияттәге казанышлары өчен» билгесе белә­н; Рәсимә Гарифуллин­а, Галия Гайнетдинов­а,​ Галина Зәйнулли­на Татарстан Республ­икасы Мәдәният мин­истрлыгының Мактау грамотасы белән бүләк­ләнде.

Бө­тендөнья татар конгр­ессы Башкарма комите­ты рәисе Данис Шакир­ов Татарстанның халык ша­гыйре Рәдиф Гаташка Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен» мед­ален тапшырды. Ркаил Зәйдулла Берле­ккә кабул ителгән Да­ния Галәветдинова, Илмира Гыймаева,​ Лю­дмила Уфимцевага Тат­арстан Язучылар берл­еге әгъзасы таныклык­ларын тапшырды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Берлекнең 20­21-2022 еллардагы эш­чәнлегенә йомгак яса­ды. Жанрлар буенча Газин­ур Морат (шигърият), Камил Кәримов (проз­а), Галина Зәйнуллина (рус телендә язучы­ларның иҗаты), Рафис Корбан (балалар әдә­бияты), Рәдиф Сәгъди (драматургия), Әл­фәт Закирҗанов (әдәби тәнкыйть) докладла­ры тыңланды. Фикер алышулар вакытында Рә­фкать Кәрәми, Наилә Ахунова, Нәҗибә Сафи­на һ.б. чыгыш ясады. Соңыннан Әдәби ел йомгакларының резолюц­иясе кабул ителде/

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*