tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан жокейлары чемпионаты җиңүчесе билгеле
Татарстан жокейлары чемпионаты җиңүчесе билгеле

Татарстан жокейлары чемпионаты җиңүчесе билгеле

«Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә ат чабышларында жокейлар чемпионаты узды.

Татарстан Республикасы жокейлары чемпионатында Казаннан Артур Козлов җиңде. Аты – «Баяндар». 21 яшьлек жокей 10 ел ат спорты белән шөгыльләнүен сөйләде.

«Мин бу ат белән таныш түгел идем. Аның холкы турында алдан белештем. Ярышка әзерләнгәндә, эштән соң кич йөгерергә чыга идем, аннан тренажерда шөгыльләндем. Әти-әнием, хезмәттәшләрем җанатарга килде», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ярышта 7 җайдак катнашты. Атлар 1800 метрны чабып узды. Ярышта татар атлары катнашты. Бу чабышта приз фонды – 200 мең сум.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*