tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада өлкә Сабан туе уза
Самарада өлкә Сабан туе уза

Самарада өлкә Сабан туе уза

Бүген, 24 июньдә, Самарада милли бәйрәмебез Сабан туе уза. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Самара өлкәсе Губернаторы Дмитрий Азаров та катнаша.

Аерым мәйданчыкта төрле ярышларда призлар уйнатылачак, шул исәптән, көянтә-чиләкләр белән, кашыкка йомырка салып йөгерү, чүлмәк вату, аркан тарту, биек баганага менү, гер күтәрү, күл көрәше.

Көрәш – сабантуй бизәге. Бәйрәм кысаларында милли көрәш буенча көрәш ярышлары уза.

Сабан туенда татар ашлары, милли һәм мөселман атрибутикасы һәм товарлары, әдәбият, сувенирлардан торган күргәзмәләр оештырылачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*