tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан журналистлары Сергач шәһәренең ММЧ белән таныштылар
Татарстан журналистлары Сергач шәһәренең ММЧ белән таныштылар

Татарстан журналистлары Сергач шәһәренең ММЧ белән таныштылар

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәренә килде. Татарстан журналистлары “91,4-Сергач Татар радиосы” һәм “Туган як” газетасы белән таныштылар.

Түбән Новгород татарларының “Туган як” атналык газетасы баш мөхәррире Олег Андерҗанов газета белән таныштырды.

–  “Туган як” – Түбән Новгород өлкәсе татар газетасы. Атнага бер, 12 битле итеп, 2,5 мең тираж белән чыгарыла. “Туган як” бүген татар дөньясына, Россиягә танылган абруйлы газеталарның берсе. Аның уставында, өлкә татар милли хәрәкәте программасында билгеләнгән олы бурычлары – газиз ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерү, тарихыбызны ачыклау, сибелеп-чәчелеп яшәгән нижгар татар-мишәрләрне берләштерү. Һәм “Туган як” шушы изге максатка тугрылыклы булып кала, аңа ирешү юлында армый-талмый эшли.

Шулай ук, Түбән Новгород өлкәсенең “Татар милли үзәге” иҗтимагый оешмасы директоры, “91,4-Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов радиостанция турында сөйләде.

– “Татар Радиосы, Сергач – 91.4 FM” – Түбән Новгород өлкәсендә татар телендә эшләп килүче бердәнбер радиостанция. Узган гасыр азагында илебезнең милләттәшләребез яши торган байтак төбәкләрендә татар телендә газеталар, радио-телевидениедә тапшырулар чыга башлады. Ни кызганыч, еллар дәвамында төрле сәбәпләр аркасында аларның кайберләре ябылуга да дучар булды. Шулай да соңгы елларда электрон массакүләм мәгълүмат чараларына ихтыяҗ артканлыктан, берничә төбәктә татарча радиотапшырулар эфир дулкыннарында ишетелә башлады. Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында эшләүче “Татар радиосы” шуларның берсе.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*