tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Нижгарбикә” VI өлкә татар хатын-кызлары җыенында Татарстан журналистлары булды
“Нижгарбикә” VI өлкә татар хатын-кызлары җыенында Татарстан журналистлары булды

“Нижгарбикә” VI өлкә татар хатын-кызлары җыенында Татарстан журналистлары булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы ММЧ белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева җитәкчелегендә Татарстан Республикасыннан журналистлар төркеме пресс-турга Түбән Новгород өлкәсе Сергач шәһәренә килде.

Татарстан журналистлары “Нижгарбикә” VI өлкә татар хатын-кызлары җыенында булды. Чарада Татарстанның традицион мәдәният үсеш үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрова катнашты.

Җыенда Нижгар “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вәкилләре бар иде. Биредә хатын-кызның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге роле, милли йолалар, гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр.

Гөлназ Шәйхиева катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров исеменнән сәламләде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*