Алтай крае губернаторы Александр Карлин карары белән Татарстанда төбәкнең үз вәкиле булачак. Бу турыда Алтай краеның рәсми сайты хәбәр итә. Вәкил – безнең милләттәшебез Әнвәр Әминов.
Әнвәр Әминов – 2005 елда төзелгән җирле татар милли-мәдәни автономиянең рәисе һәм “Алтай Татарстан” оешмасының генераль директоры булып тора.