tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде
Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде

Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде

16 декабрьдә  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт (Татарстан) бүлекчәсе ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әзерләгән методик семинар узды. Әлмәтнең муниципаль  хезмәт дәүләт институтының (ӘМХДИ) актлар залында үткән семинар “Гуманистик этномәдәни традицияләр һәм тәрбия процессы” дип атала иде.

Чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, БТК ның Әлмәт бүлекчәсе әгъзалары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә балалар тәрбия-укыту оешмалары педагоглары җыелды. Бу семинар балаларны бай милли-мәдәни мирасыбызны белүгә, өйрәнүгә тарту, халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли-мәдәни  традицияләрен саклауга һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләрнең чишү юлларын бергәләп эзләү максатыннан оештырылды.

Семинарда катнашучыларны  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлекчәсе җитәкчесе,  ӘМХДИ ректоры Илья Сәлахов сәламләде. Ул бүлекчәнең эш планы һәм эшнең төп юнәлешләре белән таныштырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Марат Лотфуллин гимназияләрдә укыту татар телендә алып барылырга тиешлеге турында сөйләде.

БТК БК ның Татарстандагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров шулай ук үз чыгышында милли мәгариф һәм тәрбия мәсьәләләренә тукталды.

Әлмәт районы башлыгы урынбасары Назия Хәйдәрова шәһәр мәктәпләрендә ана теле укытылуы торышы турында мәгълүмат бирде.

Семинар барышында укытучылар һәм тәрбиячеләр балаларны халкыбызның гореф-гадәтләренә өйрәтү, милли-мәдәни мирасыбыз белән таныштыру тәҗрибәләре белән таныштырдылар.

Чара ахырында тиешле резолюция кабул ителде, укытучыларга һәм тәрбиячеләргә катнашу сертификатлары тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*