Татарстанда 8-10 июль көннәрендә Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды үтә.

Кукмара районында үтә торган түгәрәк өстәл “Этномилли белем бирүне үстерүдә хакимият органнары һәм милли-мәдәни автономияләрнең үзара багланышлары” темасына багышланган. Утырышта шулай ук Чуваш Республикасы татар милли –мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гибатдинов чыгыш ясады. Ул “Туган телне һәм татар халкының милли традицияләрен саклау (Чуваш Республикасы эшчәнлеге тәҗрибәсеннән)” га багышланган фикерләрен җиткерде.
Бөтенроссия съездында Россиянең 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан методистлар, РФнең милли мәгариф кураторлары, татар телле оешмалар җитәкчеләре, татар оешмалары җитәкчеләре, татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнаша.
Делегатлар Кукмарада Зур Сәрдек авылыныда гимназия һәм балалар бакчасы, “Йолдызлык”, “Кыңгырау” балалар бакчалары белән танышты.
Секция утырышларында милли мәгарифкә кагылышлы түгәрәк өстәлләр үтәчәк. 10 июль көнне Казанда съезның пленар утырышы үтәчәк.
