tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанда Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды үтә
Татарстанда Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды үтә

Татарстанда Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды үтә

Татарстанда 8-10 июль көннәрендә Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия съезды үтә.

Татарстан Республикасында Татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар этномәдәни компонентлы мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре VII Бөтенроссия съезды уза. Кукмара районында съездның күчмә утырышы уза. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең Беренче урынбасары Данис Шакиров катнаша.

Кукмара районында үтә торган түгәрәк өстәл “Этномилли белем бирүне үстерүдә хакимият органнары һәм милли-мәдәни автономияләрнең үзара багланышлары” темасына багышланган. Утырышта шулай ук Чуваш Республикасы татар милли –мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гибатдинов чыгыш ясады. Ул “Туган телне һәм татар халкының милли традицияләрен саклау (Чуваш Республикасы эшчәнлеге тәҗрибәсеннән)” га багышланган фикерләрен җиткерде.

Бөтенроссия съездында Россиянең 30 төбәгеннән һәм Казахстаннан методистлар, РФнең милли мәгариф кураторлары,  татар телле оешмалар җитәкчеләре, татар оешмалары җитәкчеләре, татар милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре катнаша.

Делегатлар Кукмарада Зур Сәрдек авылыныда гимназия һәм балалар бакчасы, “Йолдызлык”, “Кыңгырау” балалар бакчалары белән танышты.

Секция утырышларында милли мәгарифкә кагылышлы түгәрәк өстәлләр үтәчәк. 10 июль көнне Казанда съезның пленар утырышы үтәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*