Якшәмбе көн кичке сигезенче яртыда Казан аэропортында зур фаҗига булды. “Татарстан” авиакомпаниясенең Мәскәүдән Казанга килүче Боинг 737 очкычы утырган вакытта һәлакаткә дучар булды.
Очкычта булган 44 юлаучы һәм 6 кеше экипаж шартлау вакытында барысы һәлак булды. Күбесе – Татарстан кешеләре. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек тә булган.
Һәлакатнең сәбәпләрен тикшерү өчен махсус хөкүмәт комиссиясе төзелде.
18 ноябрь – Татарстанда матәм көне дип игълан ителде.