tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшләребез һава фаҗигасендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша
Милләттәшләребез һава фаҗигасендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша

Милләттәшләребез һава фаҗигасендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребездән Татарстаныбызга килгән зур кайгыны уртаклашу хатлары килә.

Таҗикстаннан Нурия Якупова, Эстониядән Маарду шәһәрендәге татар җәмгыятенең рәис урынбасары Эльмира Прокуророва, Франциядән Әлфия Азиатова, Үзбәкстан татарлары исеменнән Ташкенттагы татар мәдәнияте үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллин, Казахстандагы Җаекта эшләүче татар мәдәнияте җәмгыятенең идарә рәисе РишатХәйруллин очкыч казасында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары исеменә сабырлыклар теләп ихлас сүзләр язып җибәргәннәр.

Польшадагы татар җәмгыяте исеменнән мөфти Томаш Мицкевич (Tomasz Miśkiewicz), Польша татарлары ассоциациясе президенты Ян Адамович (Jan Adamowicz)  һәм Польша татарларының милли-мәдәни үзәге президенты Ежи Шахуневич (Jerzy Szahuniewicz) Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм аның гаиләсенә атап язган хатларында: “Йөрәкләребез сыкрый. Сезнең улыгыз рухына догаларыбызны укыйбыз”, – диелә.

Америка кушма штатларында яшәүче милләттәшләребез исеменнән Америка татарлары ассоциациясе рәисе Сәидә Хаҗи һәм аның урынбасары Илдар Агиш җибәргән хатта мондый юллар бар:

“Сезнең һәм татар милләтенең башына килгән кичәге һәлакәт буенча барчагызның авыр һәм тирән кайгыгызны бар әгъзаларыбыз исеменнән чын күңелдән уртаклашабыз.
Ходайдан барча мәрхүмнәрнең рухлары шат, авыр туфраклары җиңел, яткан урыннары Җәннәт булсын, калганнарга күркәм сабырлык, көч һәм исәнлек-саулык бирсен дигән хәер-догада калабыз”.

Австралиядән Рөстәм Миңнеханов исеменә юлланган хатны да тулысынча урнаштырабыз:

“Хөрмәтле Татарстан Җөмһүрияте Президенты Рөстәм Миңнеханов әфәнде, сезгә һәм гаиләгезгә Австралия татар-башкорт җәмгыяте әгъзалары исеменнән чын күңелдән хәл сорап сезнең кайгыгызга уртаклашу хисләребезне белдерәбез.

Татарстанда булган очкыч казасында вафат иткән 50 кеше арасында улыгыз Ирек әфәнденең дә вафат итүен ишетеп бик күп күңелсезләндек. Сезнең шушы кайгылы көннәрегездә Аллаһы Тәгалә ярдәмчегез булып түземлек һәм сабырлык бирсен дигән теләктә булдык.

Ирек әфәнденең туфрагы җиңел булсын иде, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешеп җаны Җәннәттә булсын иде. Аның артында калган якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык һәм сәламәтлек бирсен иде.

Амин.

Әлбәттә, бу авыр кайгы йөрәкне яндыра, янган йөрәккә фәкать сабырлык кына дәва була ала. Без сезгә һәм гаиләгезгә нык сабырлык һәм барчагызга да исән-саулык, иминлек теләп калабыз.

Президент Шөһрәт Валифф һәм Татар-башкорт җәмгыяте башкарма комитеты әгъзалары”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*