tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисовның 50 еллык юбилее уңаеннан кичә узды
Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисовның 50 еллык юбилее уңаеннан кичә узды

Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисовның 50 еллык юбилее уңаеннан кичә узды

24 февральдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рушат Мөдәрисовның 50 еллык юбилее уңаеннан кичә узды.
Бәйрәмне башлап, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хабировның сәламләү хатын Башкортстан Республикасы Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов укып ишеттерде.

Рәсми котлаулар өлешеннән соң бенефис спектакле – З.Хәкимнең “Мәхәббәт тозагы” комедиясе күрсәтелде. Режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Вәлиев куйган спектакльдә Рушат Мөдәрисов төп рольдә – алдакчы Әмир буларак чыгыш ясады.
Спектальдән соң котлаулар дәвам итте.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин Рушат Мөдәрисовка Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшырды.

Рушат Мөдәрисовны тәбрикләргә күп театр вәкилләре җыелган иде. Аерым алганда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары, Рушат Салих улының кияве Алмаз Гараев һәм кызы Алинә Мөдәрисова, юбилярның оныгы Зөбәйдә чыгыш ясадылар.
Ихлас котлауларга Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артисты Азамат Гафаров, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актеры, Башкортстанның халык артисты Гөлшат Гайсина, Туймазы татар дәүләт драма театры актеры, Башкортстанның халык артисты Данил Нурыйханов кушылды.
Шулай ук, бәйрәм кичәсенә Рушат Мөдәрисовның якташлары, райондашлары һәм авылдашлары килде.

Кичәдә артистның уникаль гаиләсе хакында сүз булды. Аның балалары гына түгел, хәтта кечкенә оныклары да сәхнә “тәмен” тоеп өлгергән. Рушат Мөдәрисов – чын-чынында театраль династия булдыручы гаилә башлыгы.

Чыганак: Представительство ВКТ в РБ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*