tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәндә “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте
Төмәндә “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте

Төмәндә “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте

Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә Муса Җәлилнең туган көненә багышлап “Муса Җәлил – герой-шагыйрь” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте.

Залга керер алдыннан үзәктә урнашкан китапханәнең баш китапханәчесе Луиза Сөрмәтова әзерләгән Муса Җәлил китапларыннан күргәзмәләр каршы алды.

Бала чактан батырлыгы белән сокланып, аның патриотик хисле шигырьләре белән рухланып үсә татар балалары. Бүген дә Түбән Тәүде районының Тарман, Төмән районының Талымхан мәктәпләреннән килгәннәр укучылар, үзәкнең “Туган телем” түгәрәгенә йөрүче балалар, “Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан югары мәдрәсәсе шәкертләре һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар чыгыш ясадылар. Аларның һәркайсына “Этнос” балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Гөлнара Сагитова һәм Рафаэль Гадиев милли бизәкле, матур эчтәлекле Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына кадәр язылган һәм әсирлектә Берлин шәһәренең Моабит төрмәсендә иҗат ителгән шигырьләре яңгырады. Чыгышлар шулкадәр әзерлекле булды, башкаручылар эчтәлекне күңелләреннән үткәреп тамашачыга җиткерергә тырыштылар. Җырлар да яңгырады. Видеодагы халкыбызның легендасы Илһам Шакировка кушылып “Җырларым” җырын бергәлшеп җырладык.

Чыгышлар арасында алып баручылар: кичәне оештыруда күп көч түккән Рафаэль Гадиев һәм Наисә Гайнельянова дөнья күләмендә лаеклы урын биләгән шагыйребез Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып бардылар.

Кичә матур, рәхәт үтте. Шигырь тыңлаудан канәгатьлек алучы күп түгел шул. Килгән тамашачы ял итеп, татарыбызның бөек шәхесе белән горурланып, аның әсәрләрен яратучы яшьләребез барына сокланып кайтты.

Гөлнур Вәлиева.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*