Татарстан Республикасының халык артисты, «Татарстан» радиосына ярты гасыр гомерен багышлаган Рафаэль Ильясов каберенә таш куелды.
«Татарстан» ДТРК генераль директоры Фирдүс Гыймалтдинов аның белән бергә эшләгән елларын искә алды.
«Рафаэль абый гаҗәп кеше иде. Кызганыч, мин аның белән озак вакыт эшли алмадым. Ул минем күңелемә ихлас, якты, олы талантлы, тыйнак кеше буларак кереп калды. Ул иҗат белән яшәде. Рафаэль абыйны моңга гашыйк һәр халык хөрмәт итте. Кызганыч, Тукай бүләген бирә алмый калдык, ул аны да сабыр кабул итте. Безнең радио фондындагы язмаларның күбесе – аның куллары белән тупланган хәзинә. Аның мирасы, җырлары калды, аның тулы концертлары яңгырый, ул онытылмады, яши», – дип сөйләде ул.
Татарстан мөфтие ярдәмчесе, Галиев мәчете имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Мингәрәев мәрхүмнең рухына багышлап Коръән аятьләре укыды, дога кылды. Кабер ташы куелуның Мәүлид аеның җомга көненә туры килүен ассызыклады. Аннан соң таш өстенә ябылган җәймәне ачтылар, чәчәкләр салдылар.
Рафаэль Ильясовның якташы, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин таш ачылу аның өчен зур вакыйга булуын әйтте.
«Без Рафаэль абый иҗаты белән яшәдек. Ул вакытта Чүпрәле районын белмиләр иде, без: «Рафаэль абый Ильясов районыннан», – дип әйтә идек. Аның тыйнаклыгы беренче урында иде. Үзе өчен ярдәм сорап йөргәнен бер дә хәтерләмим. Юкса, бу аның кимчелеге дә булгандыр. Ул үзенең бөтен көчен Татарстан халкына хезмәт итүгә биргән, без аның алдында бурычлы әле. Аның иҗаты дәрт биреп торачак», – дип сәйләде ул.
Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов җырчының үз өйләре килгәнен искә алды. «Ул җырлый башласа, хатын-кызларның күзеннән яшь чыга иде. Аның тавышы җәүһәрләр кебек ялтырап тора иде. Без архив эшләдек, барысы анда саклана», – диде.
Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Тәүфыйк Сәгыйтов истәлекләре белән уртаклашты. «Мәңгелеккә истәлек калдырды. Ул таләпчән иде, аның белән сөйләшү авыр иде. «Җәмәгать чүп-чар кирәкми», – дип әйтә иде. Күпме талантларга ачылырга, аларны халыкка җиткерергә ярдәм иткән кеше», – диде ул.
Кабер ташының эскизын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш ясаган. Ул кабер ташына ясалган билге, язмаларны – барысын да аңлатты. Рафаэль Ильясов һәм аның тормыш иптәшенең тугралары ясалган. Ике кабер ташын тоташтырган ташта скрипка ачкычы ясалган анда гарәп телендә «Әлхәмдүлилләһ» дип язылган. Ташка ясалган нота билгеләре – «Олы юлның тузаны» җырының башы.
Эшне башкарырга алынган кешеләрнең берсе – язучы Рафис Корбан. «Халкыбызның бөек улы кабере янында җыелдык. 48 ел буе аның белән аралашып яшәргә туры килде. Бүгенге радиолардагы ретро җырлар Рафаэль абый тарафыннан яздырылган. Аның белән эшләвем белән горурланам», – диде ул.
Кабер ташын скульптор Эмиль Мөхәммәдуллин ясаган. «Рафаэль Ильясовның барлык җырлары, хезмәте өчен рәхмәтебезне әйтергә тырыштык», – диде ул.
Кабер янына Рафаэль Ильясовның туганнары, хезмәттәшләре, аны хөрмәт итүчеләр килгән иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar