tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яр Чаллы шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы кубогына футбол ярышлар узды
Яр Чаллы шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы кубогына футбол ярышлар узды

Яр Чаллы шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы кубогына футбол ярышлар узды

Кичә, 1 октярбрь көнне, Яр Чаллы шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы кубогына татар яшьләре арасында футбол буенча финал ярышлар узды.

Финал уенында Яр Чаллы командалары “Төзүче” һәм “Меридиан” катнашты. Уен 3:0 исәбе белән “Төзүче” командасы  җиңүе белән тәмамланды. Өченче урынны Сарман районы “Җәлил” командасы алды.

Катнашучыларны, кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарка комитетының спорт бүлеге җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов сәләмләде. Ул уенчыларга аерым рәхмәт сүзләрен белдерде һәм спортның милләт үсешенә зур йогынтысын билгеләп үтте.

Җиңүчеләргә Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*