tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне…
Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне…

Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне…

Алтын көзнең 1 октябрендә Можга татарларының милли-мәдәни автономиясе гадәттәгечә өлкәннәрне матур бәйрәм табынына җыйнады.

Абый-апаларны, әби- бабайларны Өлкәннәр көне белән Можга шәһәре башлыгы Эрик Рәшит улы Уразов, автономия рәисе Руслан Рафиль улы Галиев, татар иҗтимагый үзәге рәисе Камил Гариф улы Кубашев, актив җәмәгать эшлеклесе, Можга шәһәренең мактаулы гражданины Илгизәр Шәйхетдин улы Хәсәнов котлап, тән сихәтлеге, гаилә бәхете, балалар игелеге, имин көннәр теләделәр.

Аннан өлкәннәребез чәй эчеп, матур концерт карап утырдылар. Сәхнәдә берсеннән-берсе моңлы җырлар, мәгънәле шигырьләр яңгырады, күңелле биюләр, сәхнә күренешләре күрсәтелде.

“Свет” мәдәни үзәгенең фойесында алтын куллы апаларыбызның иҗат җимешләреннән торган “Оста куллар” күргәзмәсе дә оештырылган иде. Бәйрәмне алып баручылар Альбина Әхтәмова белән Раушания Шакирова авторларның үзләренә да сүз бирделәр.

Картаямыни соң йөрәк? Юк, кармаймый! Яшьләр зур булса да, чәчләргә бәс кунып, битләргә җыерчыклар чыкса да, йөрәк гел 18 дә кала.

Өлкәннәребез бәйрәмдә уеннарда да катнаштылар, рәхәтләнеп күмәк җырлап та утырдылар.

Чыганак: Автономия татар l Можга

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*