tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мин Фаина түгел , мин Фаилә!
Мин Фаина түгел , мин Фаилә!

Мин Фаина түгел , мин Фаилә!

28 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр  “Коломна” тимераякта узышу үзәгендә шорт – трек буенча Россия Кубогы ярышларының беренче этабы төгәлләнде. Икенче этап октябрь азагында Санкт–Петербургта, өченчесе ноябрьдә Уфада, ә сезонның соңгы ярышлары гыйнвар аенда Саранский каласында узачак.

Сочида узган Олимпия уеннарында Россия шорт–трек осталарының зур уңышыннан соң илебездә спортның бу төре белән шөгыльләнүчеләр артты. Әгәр дә фигуралы шууда татар егет–кызларын еш очратсак, «зур» шорт – тректа Россия күләмендә бүген бердәнбер татар кызы гына бар дияргә була.

Таныш булыгыз: Фаилә Фәрит кызы Аймалетдинова! Россия спорт остасы,  Түбән Новгород өлкәсе Сергач районы Карга авылында туып–үскән кыз. Алты яшеннән Сергачтагы “Лидер” физик культура һәм спорт комплексына күнегүләргә йөри. Хәзер шорт–трек буенча Россия җыелма командасы сафында шөгыльләнә.

Балалар һәм яшүсмерләр арасында узган шорт – трек буенча Россия беренчелегендә, Спартакиадаларда катнашып, күп мәртәбәләр призлы урыннарны яулаган татар кызы – Фаилә, көндәшләрен генә түгел, ярышларны оештыручыларны да милләт белән  исәпләшергә мәҗбүр иткән милләт җанлы кыз.

Әле балалар арасында узган ярышларда җиңүче дипломына исемен “ФАИЛӘ” урынына “ФАИНА” дип язалар. Ә спортчы кызыбыз  “ МИН ФАИНА ТYГЕЛ, МИН ФАИЛӘ” дип, дипломны алудан баш тарта. Нәтиҗәдә дөресләп язырга мәҗбүр булалар.

Быелгы Россия кубогы ярышларында Фаилә Аймалетдинова Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләре аләме астында чыгыш ясады. Көндәшләре инде күптән зурлар арасындагы турнирлада катнашып килгән Россия, Европа чемпионнары, Олимпия уеннарында катнашучылар.

500, 1000 метрлык дистанцияәләрдә Фаилә куркып калмады,  бирешмәде, беренче унлыкка керде, ә инде 1500 метрга  узышуда 17 яшьлек Фаилә Аймалетдинова Екатерина  Алдошкина–Ефременкова  һәм Людмила Козулинадан гына калышып өченче урынны яулады. 2022 нче елгы Олимпия уеннары катнашучысы Анна Вострикова исә бөтенләй дә финишка бишенче булып килде.

Фаиләгә алдагы ярышларда уңышлар телибез. Бүгеннән башлап татар кызы турында белеп алган милләтәшләребезнең шорт–трек белән кызыксынуы артыр дип ышанабыз. Коломна, Тверь, Санкт – Петербург, Уфа,  Саранскийда узачак ярышларны карарга килеп, Фаилә Аймалетдинова өчен көч биреп торсак, икеләтә файдалы булыр иде.

Алия Нәбиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*