tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган якта кунакта
Туган якта кунакта

Туган якта кунакта

Туган җир, туган нигез, туганнар-бу изге, кадерле нәрсәләрне аңлаткан сүзләрнең мәгънәсен һәркем аңлыйдыр. Кайда гына яшәсәк тә, күңелебезне газиз туган яклар үзенә тарта. Фәрзанә Шакир кызы Назыйрованың туган авылында булмаганына 57 ел узган. Сентябрь аенда Фәрзанә апа тормыш иптәше Ринат абый белән Көсәйкүлдә, аннары Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә дә булдылар, якташлары белән очраштылар. Фәрзанә Шакир кызы күңелендә якты эз калдырган кичерешләре белән уртаклашып:“Озак вакыт узганнан соң, туганнар белән очрашулар шул кадәрле куанычлы була икән. Мин Көсәйкулдә туып-үстем. 8нче сыйныфны авыл мәктәбендә тәмамладым. Тубылның 15 нче мәктәбендә 9-10 сыйныфларда укыдым. Бу 1965-66 нчы елларга туры килде. Аннары Омск шәһәрендә токарь һөнәренә укып чыктым. Шәһәрнең “Октябрь революциясе” заводында, Кордный фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыктым.

Туган авылым – Көсәйкүлгә кайтып, якын туганнарымны күреп, аралашып, хатирәләрне яңартып, чәйләр эчеп, сөйләшеп утырулар–үзе бер гомер булды. Мондый очрашулар гомерләрне дә озайта дип юкка әйтмиләр. Рәхмәтләремне җылы каршы алган, 88 яшендәге хөрмәтле Сәрвәр апабызга, аның кызы Фәүзиягә, тормыш иптәше Илдар кияүгә юллыйм. Алар иптәшем Ринат белән мине җиңел машинада җилтерәтеп Тубылга да алып бардылар. Монда гөр килеп торган 15 нче мәктәп, ачык йөзле мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин, музей җитәкчесе Равилә Сибгатулла кызы Кутумова каршы алдылар. Музейда безгә кызыклы, эчтәлекле экскурсия үткәрделәр. Фотолар карадык, тарихи темаларга экспозицияләргә, альбомнарга бай булган музей, мондагы мәгълүмат хатирәләребезне яңартты. 57 елдан соң мәктәптә булып, искиткеч үзгәргәнен, заманача баеганын күреп сокландым. Мин Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбендә укыган елларымны искә алып утырдым, альбомнарда сыйныфташларымны эзләдем. Горурланырлык тарихи мәктәптә укыган елларны булган кызыклы вакыйгалар онытылмый. Безне укыткан Камал Мәҗит улы Моратовны, Хөсни Харис кызы Гаитованы җылы хисләр белән исемә төшереп хатирәләрмне яңарттым. Аларның җаннары тыныч, урыннары оҗмахларда булсын”,-дип сөйләде.

Мәктәп музеенда Төмән өлкәсендә урнашкан барлык татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләрнең тарихы, мәктәп җитәкчеләре, укытучыларның фотоларын күреп кем генә сокланмый.

Көсәйкүл мәктәбе тарихында 14 ел(1956-1970 еллар) мәктәптә директор булып эшләгән Таһир Хәлиулла улы, аның тормыш иптәше, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Хәким кызы Гатиятуллиналар турында мәгълүмат, аларның фоторәсемнәрен кунаклар 15 нче мәктәп музеена тапшырдылар. Фәрзанә Шакир кызы:”57 ел туган авылымда булмадым. Туган телемне онытмадым. Бүген дә татар телендә рәхәтләнеп сөйләшәм, укыйм. Татар теле һәм әдәбиятка зур мәхәббәт уяткан Роза Хәким кызын, мәктәп директоры Таһир абыйны җылы сүзләр белән искә алам. Аларның эшләгән еллары онытылмый. Гатиятуллиннар үрнәк, матур гаилә дә иде. Күп еллар узса да балачак, мәктәп еллары хәтердә”,-дип сөйләде Фәрзанә Шакир кызы.

Тубыл шәһәрендә кунакта булган вакытында Ф.Ш.Назыйрова тарихи урыннарда, Искердә булып, ТРОО ”Наследие” рәисе Луиза Алимчан кызы Шәмсетдинова белән танышып, мавыктыргыч әңгәмә оештырып, эчтәлекле экскурсия тыңлап, мондагы музейдагы экспозицияләрне карап, мәчеттә булулары турында да якты хатирәләре белән уртаклашты, Луиза ханымга рәхмәтләрен юллады.

 

Туган якларыннан еракта яшәгән Фәрзана Шакир кызының тормыш һәм тырыш хезмәт юлы да җылы сүзләргә лаеклы. Омск шәһәрендә тормышка чыгып иптәше белән кыз һәм ул үстерәләр, аларга тәрбия һәм белем бирәләр. Кызлары 33 ел укытучы булып эшли, уллары эшкуар. Оныгы да укытучы һөнәрен сайлый, оныкчыгына 6 яшь булган. Фәрзана апа күп еллар лаеклы ялда.

Туган авылына кайтып очрашулары, Тубылга сәяхәте якташыбызның күңелендә онытылмаслык матур тәэсирләр калдырган.

    Римма Умитбаева.

Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*