tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәкыйулла Әсмандияров: “105 яшькә кадәр яшим әле!”
Тәкыйулла Әсмандияров: “105 яшькә кадәр яшим әле!”

Тәкыйулла Әсмандияров: “105 яшькә кадәр яшим әле!”

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан “Яңарыш” газетасы редакциясе сугыш ветераннарын барлый. Шунысы кызганыч, аларның саны елдан-ел кими. Агымдагы елда Ленин районында яшәүче ике генә ветеран милләттәшебез калган. Әле ике-өч ел тышында гына алар уннан артык иде әле. Без аларның хәлен белеп, хатирәләр уртаклаша идек. Алар безне көтеп алып, кабат очрашырга насыйп булсын дип озатып калалар иде…
Сокланырлык ветеран

Була шундый кешеләр үзләренә тартып торалар. 97 яшьлек сугыш ветераны Тәкыйулла ага Әсмандияров әнә шундыйлардан. Шат күңелле ветеран янына без 10нчы санлы мәктәп укучылары Ралина Шәехова һәм Тамерлан Вәлиев белән бардык. Тәкыйулла ага балаларны күрү белән кочаклап алды. Аларга сугыш хатирәләрен сөйләде, үгет-нәсихәтләрен бирде. Балалар үз чиратларында аңа шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Ветеран үзе дә безгә җырлар бүләк итте. Өлкән яшьтә булуына карамастан, ул тынгысыз җан. Хуҗалыктагы эшләрне дә башкара, хәтере дә сокланырлык.

Озын-озак фронт юлы.Сугыш башланганда Тәкыйулла Әсмандияровка 15 яшь була. Өлкән абыйсын сугыш башлану белән икенче көнне үк алып китәләр. Әтисен ике айдан соң сугышка алалар. Апасы Ижау шәһәренә күчеп китә. Әнисе 1939 елда ук вафат булган була. Яшүсмер егет Кама елга пароходына эшкә урнаша. Биредә барлык эшче ир-атлар сугышка алынгач, су трамваенда моторист, матрос, кассир да булып эшләргә туры килә аңа. 1942нче елны военкомат егетне шоферлар курсына ала. Аны тәмамлау белән 1943 елда алар төркемен Оржоникидзе шәһәрендәге 10нчы автошколага җибәрәләр. Озын-озак фронт юлы әнә шуннан башлана. Егетләр ябык вагоннарда юлга чыга. Сталинградка җитәрәк эшелонга немецлар ут ача. Беренче сугыш чирканчыгын әнә шунда татый алар. Сальск далаларына җиткәч, эшелонга һавадан ут ачалар. Яшь машина йөртүчеләр америка машиналарында стажировка алалар. “Әлеге машиналарны йөртергә өйрәнү өчен безгә ике көн бирделәр. Өченче көнне безне инде Кавказ аша юлга чыгардылар. Джульфа-Нахичевань- Ереван- Севан-Тбилиси-Кавказ-Оржоникидзе-Беслан. Әлеге маршрут белән без студебеккер, форд, шеврале, ДОЖ, виллис маркалы машиналарны фронтка кудык. Студебеккер һәм шеврале машиналарына безнең катюшаларны куйдылар. Бу вакытта аяныч хәлләр дә күп булды. Чөнки күбесенең тәҗрибәсе юк, тау юллары куркыныч, шуңа күрә үлемнәр дә шактый булды. Без бу машиналарда фронтка ашау-эчү, машиналарга кирәк-яраклар алып бардык, беркайчанда машиналарын буш килеш кумадык. Армавирга җиткәч безнең полкны басулардан яшелчә, кукуруз ташырга җибәрделәр. Шуннан соң машиналарын Краснодар краенда калдырып, эшелоннарда резервка киттек. Кунцевога килеп җиткән идек, ә анда Киевны азат итүгә багышланган салют бирәләр. Ял озак булмады, безне тревога белән күтәрделәр. Кабат машиналарны төяп, 6 батальон фронтка кузгалдык. 4нче Украина фронты, алтынчы батальон, өченче рота – минем күңелдә мәңгелек ул. Мин Берлинның үзенә барып җитә алмадым, ләкин Көнбатыш Украинада булырга туры килде. Безнең машина колоннасын бандеровчылар засадага тотты. Мин польша территориясендә урнашкан Освенцем мичләрен дә, үлем лагерын да күрдем. Минем өчен сугыш Чехословакиядә бетте. Безне анда яшәүчеләр шатланып каршы алды. Сугыш әлбәттә, шул мизгелдә генә тәмамланмады. Альп тауларыннан немецлар төште, алар белән шактый көрәшергә туры килде. 11 май көнне генә безгә “Җиңү” дип игълан иттеләр”, – диде ул.

Өй тылы.Тәкыйулла аганың әтисе сугыш беткәнче үк кайтып, Ижау шәһәренә төпләнә. Туганнар әкрен-әкрен бирегә җыела. Тәкыйулла абый да Ижауга кайта. Мәрьям исемле кыз белән танышып, 1953 елда тормыш коралар. Өч бала үстерәләр, бүгенге көндә онык-оныкчыклары бар. 38 ел машина йөртүче булып эшли. Ветеран бүгенге көндә кызы Нәзирә ханым тәрбиясендә яши. Кайчан гына керсәң дә ачык күңел белән каршы алып, әтисенең барлык хатирәләрен сөйли ул. “Әниебез белән очрашу тарихлары кызыклы аларның. Әнием тумышы белән Әгерҗе районы Йолдыз авылыннан. Бик җор телле, сәләтле иде. Тәбәрле авылында китапханәче булып хезмәт куйган. Бик матур җырлый иде. Әтием белән танышулары базарга көнбагыш сатарга килгәндә булган. Аллагашөкер, бик матур яшәделәр. Безгә дә көчле тәрбия бирделәр”, – диде ул.
Тәкыйулла ага безне “Помирать нам рановато, есть еще у нас дома дела”, – дип җырлап озатып калды. Ә без исә аның белән икенче елга да очрашырга сүз куештык. “Минем план 105 яшькә кадәр яшәргә әле!” – дип шаяртып озатып калды ул безне. Бирсен Ходай!

Рәфилә Рәсүлева

Чыганак: yanaryshudm

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*