tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Кечтүк» кабат сәхнәдә
«Кечтүк» кабат сәхнәдә

«Кечтүк» кабат сәхнәдә

Казан Мэры патронажы астында эшләүче «Апуш» студиясе тамашачыларны 12 май көнне 17.00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәният йортында күрсәтеләчәк «Кечтүк» спектакленә чакыра.

Премьерада спектакльне бер состав уйнаган булса, бу юлы рольләрне башка состав тәкъдим итәчәк. «Апуш» балалар театр студиясендә шөгыльләнүче һәр балага үзен сәхнәдә сынап карау мөмкинлеге бирелә. Шуңа күрә спектакльдәге рольләрне алар чиратлашып башкара.

«Кечтүк» спектаклендә ике туган Рөстәм белән Шамил һәм аларның дус кызлары Ләйлә үзләре уйлап чыгарган куркыныч уенга килеп эләгә. Алар алдында Ак чәчәкләр илен явыз Кара көчләрдән коткару бурычы тора. Моңа кадәр беркемгә дә таныш булмаган, кайчандыр Шамил үзе уйлап чыгарып, уйнап бетермичә ташлап калдырган әкият герое – шаян, шук, хәйләкәр Кечтүк тә Ак чәчәкләр илендә яши. Ул безнең геройларыбызга ярдәм итәрме? Зәһәр убырлылар, куркыныч үрмәкүчләр, мәкерле Шүрәле, җансыз Кара көчләр – Ак чәчәкләр илен каралтмасмы? Ярты юлда өзелгән уен уйналып бетәрме? Дуслык сакланырмы? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны спектакльне караганнан соң белеп булачак.

Драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Кечтүк» спектакленең режиссерлары – Татарстанның халык артисты, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфия Вәлиева һәм Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Миләүшә Шәйхетдинова. Спектакльгә көйләрне композитор Радик Сәлимов һәм Зөлфия Вәлиева иҗат итте, музыка бизәлеше һәм аранжировка – Нияз Вәлиев, шигырьләр авторы – Резеда Гобәева. Сценограф, рәссам – Татарстанның Рәссамнар берлеге әгъзасы Анастасия Бузунеева. Тавыш режиссеры – Илья Лазарев. Ут куючы рәссам – Тәлгать Латыйпов.

«Кечтүк» спектакленең премьерасы 21 февральдә Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм 10 апрельдә Г.Камал театрының кече сәхнәсендә күрсәтелде.

Исегезгә төшерәбез, татар балалар театр студиясенең беренче премьерасы – «Апушның тылсымлы төшләре» спектакле «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивалендә «Иң яхшы балалар спектакле» номинациясендә беренче урын алды. Пермь шәһәрендә булып узган бүләкләү тантанасында студия Республика данын яклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*