Киләчәк – балаларда. Туган тел ачкычларын да алар кулына бирсәк, киләчәккә илтеп җиткерә алырбыздыр, шәт.
Яшел Үзән шәһәренең «Йолдызлык» 10нчы прогимназиясендә бишенче тапкыр инде «Тел ачкычлары» дигән конкурс-ярыш бара. Балалар бакчасына йөрүче 5-7 яшьлек нәниләр арасында үтә ул. Мөдир Фәридә Шакирҗанова башлангычында, татар телен начар белгән башка милләт балаларында телне өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен туган бу идея. Хуплау тапкан һәм Яшел Үзән чикләрен үтеп, төбәкара статутсын алган.
Конкурс ТАССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланган иде. Анда да 15ләп малай һәм кыз катнашты. Кайлардан гына килмәгән алар – Казан, Әтнә, Буа, Балтач, хәтта Азнакайдан да. Сабыйларга хәер-фатиха бирергә дәү әниләр дә килгән.
Түбәтәйле-калфаклы сабыйлар башта Татарстан шәһәрләрен никадәр белүләрен күрсәтте. Буа кызы Әминә Фазлыева Чаллы шәһәре турында сөйләде. Ул кубиклар ярдәмендә шәһәрнең тарихын, биналарын күрсәтте. Ә инде әйләндереп карагач, «КамАЗ» машинасы килеп чыкты. Жюрига да, тамашачыга да сокланып алкышлаудан башка чара калмады.
Яшел Үзәннең «Дюймовочка» бакчасына йөрүче Зәринә Нотфуллина Буа шәһәре турында сөйләүнең бик кызык юлын тапкан. Әйтерсең лә Буа өстеннән һава шарында оча кыз. Балаларның кайсы Бөгелмә, кайсы Алабуга, Арча, Кукмара, Әлмәт һәм башка шәһәрләр турында кызыклы гына мәгълүмат җиткерде. Казан турында да сөйләделәр.
Яшел Үзәннән Разалия Вәлиуллина, Алабуга турында күбрәк белер өчен, гаиләләре белән шәһәргә сәяхәт тә ясаган. «Йөз тапкыр ишеткәнче, бер күрүең артык», – ди бит халык мәкале. Разалиягә күргәннәре хакында сөйләргә бик җайлы булды.
Ярышның икенче өлеше дә катлаулы булды. Экрандагы портретка карап, аны танып, исем-фамилиясен һәм кем булуын әйтергә кирәк иде. Татарстанның танылган шәхесләрен малайлар да, кызлар да бер күрүдә таныды. Бигрәк тә Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Яшел Үзәндә туып-үскән Динә Гарипова һәм Андерй Ларьков турында күп белгәннәрен күрсәттеләр.
Ярышның өченче өлешендә балалар талантларына сокландык. Кем җырлады, кем биеде, кайсы шигырь сөйләде. Ул сабыйларның тырыша-тырыша шигырь сөйләүләрен, җырлауларын күргәч, күңелдә Тукай сүзләре кабатлана: «Шул халыкныңмыни хокукка хаккы юк?» Туган телгә дип тә өстисе килә.
«Тел ачкычлары» дигән бу ярыш Халыкара туган тел көне уңаеннан, татар телен, милли мәдәниятне саклау максатыннан ике этапта уздырыла. Беренчесе – читтән торып. Балалар туган телдә үз бакчаларында үзләре, гаиләләре турында сөйлиләр. Икенче этапка шул читтән торып үткәрелгәнендә җиңү яулаган малай-кызлар җыела. Шуңа аларны бәяләү жюрига шактый кыенга туры килде. Ләкин шулай да Яшел Үзәннең Осиново бистәсенең «Йолдызчык» бакчасыннан килгән Әдилә Фәизова барысы арасында да белеме белән дә, таланты белән дә ялтырап торды. Шуңа Гран-при алып кайтып китте дә инде ул.
Яшел Үзән кызлары ике Зәринә – Нотфуллина һәм Әхмәтвәлиева да әлеге ярышка бик тырышып әзерләнгәннәр. Үзләре генә түгел, әти-әниләре, тәрбиячеләре дә. Кызлар икесе дә беренче урынны яулады. Икенче-өченче урынны алган малай-кызлар да булды. Ә төп җиңүче татар теле – туган телебез булгандыр.
«Йолдызлык» прогимназиясендә сабыйлар татар телен сакларга, якларга тырышып ярышка чыккан вакытта Дәүләт Советындагы дәү абыйлар, Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында киңәшер өчен, сессиягә җыелган иде.
Ул үзгәрешләрдә күңелне борчый торган шактый мәсьәләләр булса да, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевнең туган телне сакларга булыша торган комиссия төзергә кирәклеге турында әйтүе күңелдә ниндидер бер өмет тә уятты кебек. Туган тел ачкычларын тапкан сабыйлардан ул ачкычларны тартып алырга, югалтырга, милли хәзинәбездән мәхрүм итәргә берәүнең дә хакы юк.