tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тарихчы Альберт Борһанов: «Һәр гаиләдә өч бала булса, милләт алга барачак»
Тарихчы Альберт Борһанов: «Һәр гаиләдә өч бала булса, милләт алга барачак»

Тарихчы Альберт Борһанов: «Һәр гаиләдә өч бала булса, милләт алга барачак»

Милләтебезне саклау өчен демографик проблеманы чишәргә кирәк. Тарихчы Альберт Борһанов фикеренчә, һәр гаиләдә өч бала булса, милләт алга барачак. Ул бу хакта «ТНВ» каналының «Ком сәгате» тапшыруында әйтте.

«Милләтне саклау өчен демографик проблеманы чишәргә, ягъни сан һәм сыйфатны арттырырга кирәк. Әгәр без эшләмәсәк, милләт бетәргә мөмкин. Санга килгәндә, һәр гаиләдә иң азы өч бала булырга тиеш, шул очракта милләт алга барачак», — ди Альберт Борһанов.

Тарихчы сыйфатны ике юнәлештә арттырырга кирәклеген әйтте. «Сыйфатның бер юнәлеше — исән-сау бала үстерү. Татар психологиясендә баланы „тыйнак бул“, дип үстерү бар. Мин моңа каршы. Минемчә, бала өйдә дә, мәктәптә дә гөрләп яшәргә тиеш. Әти-әни баласын хулиган итеп үстермәсен иде. Икенчедән, бала креатив һәм, әлбәттә, милли җанлы булып үсәргә тиеш», — ди ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*