tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Теле барның – киләчәккә юлы бар
Теле барның – киләчәккә юлы бар

Теле барның – киләчәккә юлы бар

Казанда 25-26 февральләрдә Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясенең Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы белән уртак утырышы узды.

Беренче көнне “Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү һәм мәдәниятне үстерү, рухи мирасны саклау мәсьәләләре” темасына фикер алышулар секцияләргә бүленеп үткәрелде.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева туган телләрне саклауда булган тәҗрибәгә таяну, шулай ук мәгарифтәге һәм милли мәдәниятне саклаудагы яңалыкларны барлау зарурлыгын искәртте.

— Бүген без, мәсәлән, 20 ел элекке белән чагыштырганда бөтенләй башка мәгълүмат яссылыгында яшибез. Халыклар мәдәниятенең, теленең интернетта да урын алулары кирәк, – диде ул.

Казан Ратушасында 26 февральдә пленар утырыш булды. Анда хакимият органнары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре, депутатлар, дин әһелләре, белгечләр катнашты. Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров утырышка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котау хатын ирештерде. Рөстәм Миңнеханов милләтара һәм динара татулыкның гаять мөһим фактор икәнлеген искәртә әлеге хатта. Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровның котлау хатын укыды.  Россиянең күп халыкларның Ватаны булганлыгын, милләтара дуслыкның әһәмияте ассызыклый Игорь Комаров та.

Казан шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Татарстан башкаласында йөздән артык милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләре, милли мәдәни чаралар үткәрелүе турында сөйләде. Милләтләр буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Станислав Бедкин үзенең чыгышында милли мәдәниятләрне, телләрне саклау һәм үстерү зарурлыгын әйтте, ләкин, ул кайбер төбәкләрдә рус теленә тиешле игътибар бирелмәгәнлеген дә “кыстырып” куйды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов үз чиратында, татар теленең дә бик үк гөрләп тормаганлыгын әйтте.

— Татарстанда 2 миллион татар яши, аларның күбесе ана телендә аралаша. Татар теле дәүләт теле булса да, кайбер кешеләр арасында “татар теле белән кая барып була соң?” дигән төшенке мөнәсәбәт хөкем сөрә. Туган телләр елыннан файдаланып, без татар теленә мөнәсәбәтне уңай якка үзгәртергә омтылырга тиеш, – диде ул.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикадагы 100 мәчеттә бушлай татар теле дәресләре оештырылганлыгын хәбәр итте. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, епископ Иннокентий сүзләренә караганда, мәрһүм Феофан татар халкына һәм теленә хөрмәтле булган, Кирил атакай да шушы дустанә мөнәсәбәтне дәвам итә икән.

“ТАТМЕДИА” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев үзенең чыгышында республикадагы массакүләм мәгълүмат чараларында милләтара һәм динара дуслыкны саклау һәм ныгыту максатчан төстә алып барылуын сөйләде. “Татарстанда чуваш һәм удмурт телләрендә дә газеталар чыга”,-дип әйтеп үтте Айдар Сәлимгәрәев.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ирек Шәрипов, Игорь Бикеев, Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да үзләренең чыгышларында туган телләрне, милли мәдәниятләрне саклау һәм үстерү кирәклеген алга сөрделәр.

Утырышта ясалган чыгышларга һәм әйтелгән фикерләргә нигезләнеп, этномәдәни һәм телләр төрлелеге  өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруга тәкъдимнәр тупланмасы әзерләнәчәк. Бу тәкъдимнәр Россия төбәкләре министрлыкларына да җибәреләчәк.

Дамир Бәдриев

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*