Гыйнвар аенда дөнья җәмәгатьчелеге дин галиме, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннның 160 еллыгын билгеләп үтә. Шушы уңайдан район үзәк китапханәсендә аның фәнни, иҗади һәм тормыш юлына багышланган “”Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер”, дип исемләнгән фәнни-гамәле конференция узды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, китапханәчеләр чакырулы булган әлеге чарада Казан шәһәренең “Апанай” мәчете имам-хатибы, “Иман”нәшрияты җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров, республиканың Көньяк төбәге казые, район мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиевлар катнашты һәм чыгыш ясады.
Конференция дә аларның хәер-догасы белән башланды һәм тәмамланды. Күренекле дин галимебез, мәгърифәтче Риззаэддин Фәхреддин рухына дога кылынды.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/30/179796/