tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халкының үсеш стратегиясе хакындагы зональ утырыш Буада дәвам итә
Татар халкының үсеш стратегиясе хакындагы зональ утырыш  Буада дәвам итә

Татар халкының үсеш стратегиясе хакындагы зональ утырыш Буада дәвам итә

Бүген Буада Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Лаеш, Чүпрәле районнарыннан һәм Болгардан татар җәмәгатьчелеге җыелды. Биредә алар Татар халкының үсеш стратегиясенә карата фикер һәм тәкъдимнәрен җиткерә алачак. Бу Татарстан районнарында уздырылган зональ утырышларның соңгысы инде. Моңа кадәр Стратегиянең эскизы Арчада, Нурлатта, Бөгелмәдә һәм Чаллыда тәкъдим ителде. Февраль аенда исә, стратегик документка карата фикерләшүләр Россиянең федераль округлары буенча башланачак.

Бүген Буада җыелган татар җәмәгатьчелеге өчен башта социаль объектлар буенча экскурсия оештырылачак. Кунакларга “Ак каен” балалар бакчасын, Р.Садриев исемендәге мәктәпне, Буа драма һәм сатира театрын күрсәтәчәкләр. Төштән соң Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе катнашында пленар утырыш узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*